Зәйдә туберкулез һәм ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча комиссия утырышы узды

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә туберкулезның, ВИЧ-йогышының таралуын профилактикалау, кисәтү буенча Ведомствоара комиссиянең (МВК) һәм Зәй муниципаль районында үлүчеләр санын мониторинглау буенча Ведомствоара комиссиянең ике чираттагы утырышы узды. Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, МВК комиссияләре рәисе Чапков Александр Владимир улы кереш сүз белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International