4 сентябрьдән алып 10 нчы сентябрьгә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү станциясенә 7600 чакыру килеп ирешкән. Җәмәгать урыннарына 1200 чакыру килгән. Иң күп чакыруларның саны - 6053 - төрле авыруларга, шул исәптән, 175- инсульт һәм 58-инфаркт очрагына туры килгән.
Бүген Ютазы районында республика районара семинары узды, анда Татарстанның эшкә сәләтле халкының сәламәтлеген саклап калу мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
ДАССОның 4 номерлы Шәһәр студентлар сырхауханәсе педиатрлары балалар сырхауханәсендә, шулай ук балалар бакчасында һәм мәктәптә медицина ярдәмен күрсәтәләр.
4 мең Түбән Камалылар Шәһәр көненә һәм «Түбән Кама нефтехимының» 50 еллыгына багышланган парадта катнаштылар. Алар - шәһәр төзүче предприятие, учреждение, иҗади коллектив эшчеләре, әлбәттә, медицина хезмәткәрләре.
2017 елның 11 нче сентябрендә Казанда көзге Аеклык бәйрәме узачак. Төп чаралар Е. А. Боратынский музей-йортында узачак, анда барлык теләүчеләр өчен уникаль күргәзмә "Аеклык бәйрәме матурлык символлары" буенча сәгатьлек экскурсияләр оештырылачак.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясаттылар. Исегезгә төшерәбез, Республикада гриппка каршы прививка ясату тулы куәт белән бара. Гриппка каршы прививканы беренче чиратта грипп куркынычы янаган төркемгә керүчеләргә - 6 айлык балалардан башлап балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә, төрле уку йортларында белем алучыларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулар белән авыручыларга, транспорт, хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә ясарга киңәш ителә.
Казан инновацион университетында Белем көненә багышланган «Мөһим белемнәр көне» акциясе узды. Республика СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм аларга каршы көрәш үзәге белгечләре «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә студентларга ВИЧ-инфекция турында белергә мөһим булган мәгълүматларны җиткерделәр. Акциянең максаты - яшьләрнең игътибарын ВИЧ-инфекциянең таралу проблемасына җәлеп итү.
Татарстанның медицина учрежденияләре җитәкчеләре «Leanга бер адым» тренингында катнаштылар, аның максаты катнашучыларны заманча компанияләр дөньясында кулланылыш алган «сакчыл җитештерү» тренингы концепциясе алымнары белән таныштыру.
Республика клиник хастаханәсенең мобиль үзәге, «Сәламәтлек - балаларга» федераль проекты кысаларында, ТР Буа районына юл тотты. Республика балалар клиник хастаханәсенең профильле белгечләре 80 артык тикшерү һәм консультация үткәрделәр. Кечкенә пациентларны көн дәвамында балалар аллергологы, травматолог-ортопед, невролог, колак авырулары табибы, балалар эндокринологы кабул итте.
Бүген Татарстанда 342607 федераль льготачы яши. Аларга закон тарафыннан, соцпакеттан файдаланып, бушлай даруларга ия булу яки, аннан баш тартып, акчалата компенсация алу хокукы бирелә.