ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Норлат район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Рафаэль Хамза улы Габдрахманов билгеләнде.
440 артык гариза «ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» дигән конкурска килде. Шул санда Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе табибларының гаризалары да булды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның Сәламәтлек саклау буенча комитет рәисенең урынбасары Я.С. Кабушка башлыгында Санкт-Петербург делегациясе белән очрашуы узды. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре уза. Делегация визитының төп максаты – бизнес, сәламәтлек саклау, туризм һәм культура өлкәсендә Төньяк башкала һәм республика арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышу. Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре чикләрендә делегация Татарстанның медицина оешмаларына килеп китте. Очрашу барышында республика ССМда яклар ТР һәм Санкт-Петербургның сәламәтлек саклау системасы турында, шулай ук приоритетлар һәм бурычлар турында сөйләделәр. Татарстанга визит нәтиҗәләрен ясап, кунаклар үз чиратларында республикада җылы кабул итү өчен министрга рәхмәт белдерделәр.
Онкологик авыруларда иң мөһиме – иртә үтелгән диагностика. Шундый профилактик тикшерүне ел саен хатын-кызларның 70–80% узарга тиеш. Һәм нәкъ шул вакытта гына сөт бизенең яман шешләренең күрсәткече сизелерлек булып кими.
Ел саен дөньяда яман шеш авыруның 12,4 млн яңа очрагы ачыклана. Соңгы 30 ел эчендә авыручылар саны икеләтә артты. Татарстанда ел саен яман авыруларның 14000 артык яңа очрагы ачыклана. Авырып киткәннәрнең гомуми саныннан 52% – хатын-кызлар һәм 48% – ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43нче яшәүчесе онкодиспансерда исәптә тора.
Бүген «Татарстан Республикасының Төньяк-Көнбатыш, Кама арты, Кама алды һәм Идел буе алды регионарында онкологик ярдәмне камилләштерү» темасына районара семинар-киңәшмә булды.
Фикер алышуның төп темасы остеосинтез өчен яңа имплантлар һәм әсбаплар булдылар. Мастер-класс чикләрендә күрсәтмә операцияләр, лекцияләр һәм чит ил медицина компаниясе яңалыклырының презентациясе узды.
Гаиләле кешеләр меланома һәм тире яман шешләре белән сирәгрәк авырыйлар дип табиблар-онкологлар игътибар иттеләр. Моның турында бүген «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә КДМАнең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Зинаида Афанасьева белдерде.
Бүген, 28 июньдә, берьюлы ике фельдшер-акушерлык пунктын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Зәй районында ачты.
Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе токсикология үзәгенең табиблары искәртәләр: Татарстан Республикасында агулы еланнарның – кара еланнарның чагу очраклары ешайдылар. Шәһәр эченнән чыгу вакытында бик игътибарлы булыгыз. Еланнар юл кырыйларында булырга мөмкин. Аеруча алар көннең эссе вакытында куркынычлы.