Бүген Питрәч районында «Волга» М-7 ФАЮның 857 км ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ЮТҺ урынында 5 кеше зыян күрде, шул санда 1 кеше ЮТҺ урынында һәлак булды. ЮТҺ урынына Питрәч АМЯСнең 2 бригадасы һәм Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең 1 бригадасы чыктылар. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә, өч зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә. Бөтен 4 зыян күргән кеше РКХнең Травма үзәгенә тапшырылдылар.
26 декабрьдә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, район башлыгы Михаил Афанасьев, «Лаеш РҮХ» ДАССО баш табибы Елена Коробова һәм Лаеш районының Пәрәү саласында яшәүчеләрнең катнашуларында хәзерге заман медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм санитар кагыйдәләрнең таләпләренә туры килгән модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды.
Белешмә өчен: Пәрәү с. ФАПы 756 кеше яшәгән 1 торак пунктына хезмәт күрсәтә. ФАП хезмәт күрсәтү участогында шундый объектлар бар: мәктәп, 3 кибет, балалар бакчасы, «Йолдыз» ҖЧҖ. ФАПта фельдшер Гөлфина Бәдретдинова һәм шәфкать туташы Гөлшат Сабирова эшлиләр.
Казан Кремленда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премияләрен тапшырды. Шушы елда танылган галимнәр, атказанган табиблар һәм күренекле укытучылар, әйдәүче фәнни һәм производство оешмаларының һәм предприятиеләренең җитәкчеләре һәм югары квалификацияле белгечләре лауреатлар булдылар.
Узучы ел нәрсә белән истщлекле һәм килүче 2016 елда Татарстанның сәламәтлек саклавында нинди реформалар көтелү турында республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин белән интервью. Бүген Россия-1 «Татарстан» каналында 18.00 башлап 19.00 кадәр карагыз.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе территориясендә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау медицина оешмаларының бөтен җитәкчеләренә «Лада» маркасы «ашыгыч медицина ярдәменең» 50 хезмәт автомобиле ачкычларын танталы тапшыру узды.
Әлмәттәге Балалар сәламәтлеге үзәгенә 5 ел тулды. Балалар һәм яшьүсмерләр өчен Сәламәтлек үзәге (БСҮ) 2010 елның 1нче декабрендә «Перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССО составында балалар сырхауханәсе җирлегендә ачылды.
Казанда 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең сырхауханәсендә капиталь ремонт тәмамланды. 17 меңгә якын беркетелгән халыкка хезмәт күрсәтүче оешмада коммуникацияләр, түбә, һәм янгын куркынычсызлыгы системасы тулысынча яңартылдылар, эчке биналарының ремонты һәм бизәкләү эшләре ясалдылар. Яңартылган бинада медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын Казан мэры Илсур Метшин билгеләде. Шәһәр башлыгын озатып бардылар: ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең башлыгы Дамир Фаттахов, Казан буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Илнур Халфиев.
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Регионара клиник-диагностик үзәктә йомгаклау пресс-конференциясендә масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашты. Гадәттәгечә министр йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елы дип билгеләнгән 2015 елның иң мәгънәле вакыйгаларын һәм нәтиҗәләрен билгеләде һәм киләсе елга планнарны ачыклады.
Биектау муниципаль районы 40 уникаль президент программасыннан 30да катнаша. Аларның берсе – «2012–2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмен камилләштерү» республика максатлы программасы. Озерный поселогында өч йөзенче «юбилей» модульле ФАПы ачылды.
Бүген Кама балалар медицина үзәгендә дәвалауда булучы балалар өчен «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узды. Кыш бабай, Кар кызы һәм аларның яңа ел свитасы көтелмәгән сюрпризлар, шулай ук күп баллы бүләкләр белән КБМҮ Балалар хастаханәсенең кечкенә пациентларына килделәр. Бәйрәм программасын «Фиолетовый НЕ ОН» оешмалары һәм шәһәр студентлар советы хәзерләделәр. Ә сәламәтлек хәле буенча бәйрәмгә килә алмаган балалар үз палаталарында татлы ашамлыклар белән бүләкләнделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы бүлекләр буенча узып чыктылар һәм үз визитлары белән балаларда таң калдырдылар.
Билгелик, шәһәр студентлар советы инде 10 ел шундый хәйрия акцияләрендә катнаша.