ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Беренче ярдәм информацияле дә була ала. Шалтыратуларны кабул итү үзәге, яисә «Колл-үзәк» Бөгелмә РҮХнең сырхауханәсендә эшли башлады. Бердәм күп каналлы номер буенча бөтен белгечләрнең кабул итүләренә язылырга, медицина хезмәткәрен өйгә чыкыруны рәсмиләштерергә, шулай ук шәһәрнең өлкән сырхауханәсе эше буенча белешмә мәгълүматын алырга мөмкин була.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика иммунологик комиссиясенең утырышы булды. Анда риск төрекмнәреннән кешеләрнең пневмококк йогышларын вакцина профилактикалавына хәзерге заман карашлары турында фикер алышуга багышланган белгечләр-экспертлар докладларын тыңладылар. Утырышта эпидемиология, педиатрия, иммунология, пульмонология өлкәсендә әйдәүче белгечләр катнаштылар. Утырыш барышында эпидемиология, хастаханәдән тыш пневмонияне дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләре, шулай ук пневмококк йогышының махсуслаштырылган иммунопрофилактикасына хәзерге заман карашлары карап тикшерелделәр. Шуның өстенә, утырышта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Глобаль инициативасы чикләрендә полиомиелитка каршы икевалентлы вакцинаны куллануга күчү буенча чараларны үтәү мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында  «Җиңү хакына» дигән хәтер китабын җәмәгать оешмаларының җитәкчеләренә тапшыру булды. Басма Татарстан медикларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кертелгән өлешенә багышланган һәм Советлар Союзының Германия өстеннән Бөек Җиңүнең 70-еллыгына бастырып чыгарылган.

Шундый исем астында Кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыкның үсеше программасы чикләрендә 22 декабрьдә Әлмәт кан үзәгендә «Мин – ТР доноры» проектының донор акциясе узды. Акциядә катнашучылар проектның регуляр донорлары белән бергә кан бирделәр. Шундый  акцияләрнең мәгънәсе – донорлыкны Татарстан яшьләре арасында популярлаштыру.

Дәүләт сәясәтенең иң мөһим бурычларының берсе – халыкның наркотизацияләнүен профилактикалау. Наркотикларга каршы безнең җәмгыятьнең позициясе соңгы елларда аеруча сизелеп тора һәм актив формалаштырыла. Профилактика программалары һәм гомуми наркотикларга каршы эшчәнлек прогнозлау һәм хәлне күзәтү алымнарын модельләштерергә, наркоманияне кисәтү һәм аның таралуы буенча системалы эшне төзергә чакыралар.

Бүген «Мамадыш районы үзәк хастаханәсе» ДАССОда «СК «АК БАРС-Мед» ҖЧҖ белән страховать ителгән кешеләр белән «түгәрәк өстәл» булды.  Чарада Мамадыш шәһ. һәм Мамадыш районында  «СК «АК БАРС-Мед» ҖЧҖ вәкиллеге директоры Радий Газизуллин һәм Яр Чаллы шәһ. «СК «АК БАРС-Мед» ҖЧҖ филиалының страховать ителгәннәрнең хокукларын саклау бүлегенең башлыгы Резеда Гайнутдинова катнаштылар. Баш табибның сырхауханә эшләре буенча урынбасары Рамил Галиев, баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Илдус Демиев хастаханәнең вәкилләре булдылар. Пациентлар страховать ителгән шәхесләрнең хокуклары һәм бурычлары турында 2015 елга дәүләт  гарантияләре программасына ярашлы, «АК БАРС» страховой төркеменең эшчәнлеге һәм страховой продуктлар турында мәгълүматлар алдылар. РҮХнең  һәм страховой компаниясенең вәкилләре бөтен барлыкка килгән сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Үз чиратында пациентлар РҮХнең медицина хезмәткәрләренә, очрашуны оештыручыларга бирелгән мәгълүмат  һәм диалог өчен рәхмәт сүзләрен  әйттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразиевның һәм ТР сәламәтлек саклау министры  А.Ю. Вафинның ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе территориясендә төзелүче перинаталь үзәккә эш чыгулары булды. Төзелүче объектны карап тикшерүдә катнаштылар: РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф., РКХ директоры Имамеев Д.Я., шулай ук төзү-монтаж эшләр үткәрүче оешманың вәкилләре.

2015 елның 24 декабрендә Казан шәһ. ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә «Онколог көне» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә катнашырга беренчел онкологик кабинетларның, беренчел онкологик бүлекләрнең һәм стационарларның онкологик бүлекләрнең табиблары чакырылалар.

Татарстан Республикасы онкология хезмәтендә радиотерапияне модернизацияләү буенча татарстан-испания проектын хәзерләү чикләрендә ТР сәламәтлек саклау министры  А.Ю. Вафинның «ЭРЕСА» онкологик һәм радиотерапевтик хезмәтенең җитәкчесе Хосе Лопес Торресийас һәм төркемнең халыкара мөнәсәбәт департаменты җитәкчесе Рубен Дель Посо Ирибаррия составында «ЭРЕСА» компаниясенең эш төркеме белән очрашуы булды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның «ЭРЕСА Группо медико»  компанияләре төркеменең Президенты Висенте Саус һәм  «Эксплорасионес Радиолохикас Эспесиалес» ҖЧҖне бергә оештыручы  Лорена Саус белән очрашуы планлаштырылган.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры  Адел Вафин һәм башкалар катнашкан югары уку йортының попечитель советында Казан (Идел буе) федераль университетында медицина белем бирүенең үсеше һәм университет клиникасын оештыру турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International