ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елда Яр Чаллыда «шикәрле диабет» дигән диагноз 23 балага куелды. Барысы шәһәр буенча исәптә – 127 яше җитмәгән кеше. Белгечләр фикере буенча, авыруның төп сәбәбе – генетик һәм аутоиммун бирешүчәнлек. Шундый бирешүчәнлек белән балаларның авыруы стресс, көчле авырулар, килешмәчәклекне исәпләмичә прививкалар ясау, гормональ үзгәрү һәм башка сәбәпләр белән кузгатылырга мөмкин була. Шуның белән бергә, белгечләр ышанычлы итеп әйтәләр: диабет – ул приговор түгел, ә яшәү рәвеше. 1999 елдан башлап шәһәрдә шикәрле диабет мәктәбе уңышлы эшли. Аны Кама балалар медицина үзәгенең табибы – балалар эндокринологы Роза Сәлимуллина алып бара. Монда ата-аналарны баланың ашавын планлаштырырга, канда глюкоза дәрәҗәсен тикшерергә, инсулинтерапиянең дозасын тикшерергә өйрәтәләр, рөхсәт ителгән физик йөкләнешләр турында сөйләячәкләр. Диабет мәктәбе аркасында бу авыруның бөтен аспектлары турында яхшы хәбәрдар булырга мөмкин.

Яр Чаллы шәһәрендә I типтагы шикәрле диабет диагнозы белән 127 бала исәптә тора, бу инсулинга бәйле диабет. Алар арасында 20% якын 7 яшькә кадәр балалар, 30% – 7 яшьтән башлап 11гә кадәр һәм 50%  – яшьүсмерләр. Кызганычка каршы, бу авыру белән балалар саны ел саен арта (5 ел элек алар йөздән кимрәк булган). Алай гына да түгел, шикәрле диабет белән балалар саны буенча Татарстан Республикасы лидерлар санында тора.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 78гә кимеде (авырулар исәбенә).  Чакырулар саны  янгыннар буенча – 8гә, бала табулар буенча – 4кә  артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 12гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 1гә, ЮТҺ буенча – 14кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 15кә кимеде. 

Актаныш РҮХдә елга 8–9 меңгә якын тикшерүләр уздырыла. Яңа рентген аппаратындагы рәсемнәр сыйфаты хәзерге заман таләпләренә туры килә, ул район хастаханәсенең табибларына дөрес диагностика уздырыга һәм пациентларның киләчәктәге дәвалануын билгеләргә рөхсәт итә. Бу диагнозга аныклык кертү максаты белән республика үзәкләренә җибәрүне киметә.


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

Социаль өлкәнең һәм ТКХның объектларын, шул санда Иннополис шәһ. медицина үзәгенең  төзелеше барышы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.

Иннополиска визит чикләрендә Рөстәм Миңнеханов медицина үзәген карап чыкты. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бинага кирәкле җиһаз китерелде инде һәм хезмәткәрләр штаты билгеләнде, дип сөйләде. Татарстан Президенты медицина кабинетларын карап чыкты һәм табиблар белән аралашты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов травмпунктның җиһазландыруын югары бәяләде һәм тауда чангы шуу комплексының килүчеләренә хезмәт күрсәтергә тәкъдим итте.

 

ТР Президенты матбугат хезмәтенең мәгълүматлары буенча


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүләкләнгәннәр арасында «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОсы һәм  «Казан шәһ. 18нче номерлы сырхауханәсе» ДАССОсы.

Бүген   Азнакай районының Актюбә шәһәр төрендәге поселокның гомумән алганда өлкән яшьтәге кешеләр тора торган сала өлешендә яңа модульле ФАПның ачылуы булды. Тантаналы чарада катнаштылар: Азнакай муниципаль районының башлыгы М.З. Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгының урынбасары Нәгыймов Н.М., аппарат җитәкчесе А.Ф. Хәлиуллин,  «Азнакай РҮХ» ДАССО баш табибы И.Ф.Шиһапов, Актюбә авыл бистәсенең башлыгы Р.А. Галеева, поселкта торучылар һәм үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре.

Модульле фельдшер-акушерлык пунктларын ачу сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен генә түгел, ләкин районда һәр торучыга да әһәмиятле вакыйга һәм бәйрәм – медицина ярдәмен күрсәтү максималь ала алырлык була һәм уңайрак шартларда күрсәтелә.

Табиблар һәм ата-аналар бер берсен яхшырак аңлау өчен, балалар сырхауханәсенә мөрәҗәгать итүне ничек максималь нәтиҗәле итәргә, бергәләп профилактика эшенең мөһимлеге һәм нәтиҗәле коммуникацияләрнең хәзерге заман алымнарының үзенчәлекләре турында бүген   сырхауханә педиатриясе буенча республиканың әйдәүче белгечләре һәм масса-күләм мәгълүматлар чараларының вәкилләре фикер алыштылар.

Бүген эчке әгъзаларның күп көчле авырулар вакытында пациент тормышын коткару вакытында хирургның төп өмете булып донор әгъзаларын  трансплантацияләү тора. Әгъзаларны һәм тукымаларны дөньяда уздырылучы төрле күчерүләр саны елга ун меңнәр белән исәпләнә, өзлексез арта һәм, прогнозларга ярашлы, иң якын унъеллыкларда уздырылучы операцияләрнең гомуми санында  трансплантацияләр өлеше артачак. Шул тенденция Татарстан Республикасында да күзәтеләчәк, дип без ышанабыз. Баурны  һәм йөрәкне трансплантацияләү кебек алымнар клиник булачак, бөерне трансплантацияләү кебек алмаш бөер терапиясенең алымын үткәрү алырлыгы артачак.

Бүген «Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда «Көчле респиратор вируслы йогышлар белән өлкән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү. Маршрутлау, оешмалар арасында бердәм хәрәкәт итү мәсьәләләре» темасына эш киңәшмәсе булды. Утырышта беренчел медицина ярдәмен күрсәтүче дәвалау оешмаларының баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнаштылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Х.С.Хаертынов  клиник, эпидемиологик карашларны һәм ашыгыч хәлләрне эченә алган төрле этапларда көчле респиратор вируслы йогышлар (КРВЙ) белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүнең көнүзәк мәсьәләләре буенча карарларны яктыртты. Утырыш барышында «Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Ю.Р.Урманчеева КРВЙ  белән авыручыларны маршрутлауга, Казан шәһ. амбулатор буын һәм стационарлар арасында күчүчәнлекне урнаштыруны оештыруга  кагылучы кискен мәсьәләләрне билгеләде. Киңәшмә конструктив формада узды, КРВЙ белән авыручыларга медицина ярдәмен оештыруны камилләштерү буенча  бердәм хәрәкәт итү һәм алдагы тактика мәсьәләләре турында фикер алышынды.

18 декабрьдә РФ ССМның Казан дәүләт медицина академиясендә Татарстан Республикасында беренче гемодиализны уздыру көненең 50-еллыгына һәм тугандаш трансплантациянең 20-еллыгына туры китерелгән, «Бөернең алмашу терапиясенең һәм нефрологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә территориаль сәламәтлек саклау идарәләренең җитәкчеләре, нефрология, диализ һәм трансплантация ярдәмен күрсәтүдә катнашучы ТР сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре; табиблар – нефрологлар, хирурглар, урологлар, анестезиологлар-реаниматологлар, сәламәтлек саклауны оештыручылары, КДМА ӨҺББ ДБББОның һәм КДМУ ЮҺББ ДБББОның профильле кафедралары хезмәткәрләре катнашачаклар. Конференция рәисләре: ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Осипов С.В.; РФ ССМ КДМАның ректоры в.б., м.ф.д., профессор Хасанов Р.Ш., ТР ССМ баш штаттан тыш белгече-урологы, м.ф.д., профессор, ТР ССМ КДМА ӨҺББ ДБББОның урология һәм нефрология кафедрасы мөдире, ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең бөерне күчереп утырту бүлеге мөдире Галеев Р.Х. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International