Алдангы мәгүлүматлар буенча, бу елның 10 ае эчендә Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының 2,6 процентка кимүе күзәтелә (узган елның охшаш чоры белән чагыштырганда). Димәк, республикада якынча 500 кимрәк кеше үлгән! Статистик мәгълүматлар буенча, бу күрсәткеч Россия һәм ИФО буенча урта күрсәткечтән шактый түбәнрәк.
Бу елда Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының (Казан шәһ.) артистлары башкарган «Кыш бабай бүләкләре» дигән чын курчак спектакленә чакырдылар. Гүзәл кеше буйлы курчаклар, матур декорацияләр, актерларның дәртләндергеч уеннары балаларны да, бәйрәмнең өлкән катнашучыларын да кызыксындырды.
2015 елның декабрендә «Идел буе онкология вестнигы (Поволжский онкологический вестник)» журналы ИЮАК фәнни журналлар исемлегенә – фәннәр кандидаты һәм докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертациянең төп фәнни нәтиҗәләрен бастыру өчен Иң югары аттестацияләү комиссиясе тәкъдим ителүче әйдәүче рецензияләнүче фәнни журналларның исемлегенә кертелгән. Журнал 2010 елдан башлап чыгарыла. Оештыручылары: Идел буе федераль округының Онкология оешмалары ассоциациясе белән бергәләп «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОсы. Журналның төп бурычы: хәзерге заман онкология теориясендә һәм практикасында иң яңа казанышлар турында медицина җәмәгатьчелегенең киң өлкәсенә хәбәр итү.
Бүген «Чирмешән РҮХ» ДАССОда РҮХнең структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм табиблар составы катнашкан «Эмоцияләр һәм стресс белән идарә итү» темасына психологик тренинг узды. Шундый психологик тренинглар шактый популяр һәм төрле категорияле кешеләр арасында уздырыла. РҮХдә психолог җитәкчелегендә уздырылган чара табибларга юнәлдергән. «Чирмешән РҮХ» ДАССОның баш табибы Рафаэль Габдрахманов шундый тренинглар коллектив микроклиматын яхшыртырга булышалар, дип саный.
Йогышлы тире авыруларын профилактикалау һәм медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча семинар Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты карамагындагы санитар эпидемиягә каршы комиссиясе утырышының 2015 елның 3 декабрендә булган карарына ярашлы ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе белән оештырылды. Ул 16 декабрьдә 3нче УБМдә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының өлкән шәфкать туташлары һәм тәрбияләү эше буенча мәктәп директорлары урынбасарлары өчен узды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдында «Минзәлә РҮХ» ДАССОда «Шикле әйбер табу вакытында персонал хәрәкәте» темасына террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча өйрәнү күнекмәсе уздырылды. Күнекмәдә шикле әйбер табу вакытында персоналның бердәм хәрәкәт итү һәм инструкцияләрне төгәл итеп башкару, коллективның сизгерлеген арттыру, ГТХМ, ЭЭБ оператив хезмәтләре белән үзара йогынты ясау, персоналны һәм пациентларны эвакуацияләү мәсьәләләрен эшләтеп җиткерделәр.
Бүген Татарстанның Министрлар кабинетында 2016 елга социаль хезмәтләр җыелмасы белән гражданнарның аерым категорияләрен тәэмин итү буенча чараларны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча видеоконференция тәртибендә республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары В.Г.Шайхразиев (социаль хезмәтләр җыелмасы белән гражданнарның аерым категорияләрен тәэмин итү буенча халык арасында аңлату эшләрен оештыру буенча эш төркеме рәисе) уздырды.
Кул куелган Килешү сәламәтлек саклауның квалификацияле белгечләрен хәзерләүнең хәзерге заман нәтиҗәле корпоратив системасын тормышка ашыруга, өзлексез һөнәри белем бирүнең (югары квалификацияле кадрларны хәзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү) нәтиҗәле инновацион системасын оештыруга, кластерда катнашучыларның фәнни, белем бирү һәм инновацион потенциалын интеграцияләү нигезендә инновацион проектларны гамәлгә ашырырга булышачак.
Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин тармакның ветераннары белән очрашты. Очрашуга чакырылганнар арасында озак еллар Татарстан Республикасының үзәк район хастаханәләре, әйдәүче медицина оешмалары белән җитәкчелек иткән, республиканың сәламәтлек саклау үсешенә мөһим шәхси өлеш керткән кешеләр.
Айдан артыграк «Ал тасма» акциясе Бөгелмә сырхауханәсендә узды. Яшерен авыруларны ачыклау өчен хатын-кызларны тикшерделәр. 700 артык хатын-кыз үзенең сәламәтлеге өчен вакыт таптылар – маммография кабинетына килеп киттеләр. Ә бу, сырхауханә эшләре буенча баш табиб урынбасары сүзләре буенча, Бөгелмәдә сөт бизен тикшерү буенча ярты еллык урта статистик күрсәткеч.