ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

«Чистай районы үзәк хастаханәсе» ДАССОда мәҗбүри медицина иминияте системасында гражданнар хокукларын гамәлгә ашыру буенча «түгәрәк өстәл» уздырылды. Чараның оештыручылары булып

«Чистай РҮХ» ДАССОсы һәм «АК БАРС-Мед» страховкалау компаниясе» ҖЧҖ чыктылар.


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшүнең Милли елы дип Россия Президенты белән игълан ителгән 2015 ел вакытсыз үлүчеләр саны һәм  гражданнар сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен чишү өчен  медицина хезмәткәрләренең, спорт һәм җәмәгать оешмаларының, мәгариф, мәдәният, физкультура һәм спорт өлкәләре вәкилләренең көч куюларын берләштерергә чакырылды. Пропагандада зур роль масса-күләм  мәгълүмат чараларына юнәлтелде.

РКХдә кечкенә пациентлар өчен яңа ел бәйрәмен уздырдылар. ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең балалар травматологиясе һәм ортопедиясе бүлегенең пациентларын котларга Кар кызы белән Кыш бабай һәм яраткан әкиятләрнең башка геройлары килделәр. Яңа ел геройлары белән бергәләп ачкычны алу һәм бүләкләр сандыгын ачыр өчен балалар табышмаклар чиштеләр, җырладылар, шигырьләр укыдылар. Чараның ахырында  балалар татлы бүләкләр алдылар һәм тантананы оештыручылар белән истәлек рәсемнәрен ясадылар. Бәйрәмне оештыручылар булып КФУның Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының студентлары-волонтерлары чыктылыр. Балалар өчен бүләкләрне Казан федераль университетының кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы әзерләде.  

 

Яңа ел алдында Чистай бала тудыру йортының пациенткалары чын әкият бүләген алдылар. «Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы Р.Р. Мустафин һәм бала тудыру йортының баш табибы С.Н. Филиппова инициативасы муниципаль районның башлыгы  Д.А. Иванов белән хупланды һәм булачак аналарга «Лидер» спорт комплексының бассейнында шөгыльләнергә мөмкинлек бирелде.

«Чистай РҮХ» ДАССОда чираттагы тапкыр медицина хезмәткәрләре өчен тренинг уздырдылар. Бу юлы психолог, бизнес-тренер, «Казан дәүләт  медицина университеты» ЮҺББ ДББОның  «Сәламәтле саклавыда менеджмент» кафедрасы укытучысы Савельева Татьяна Владимир кызы кабул итү бүлекләренең урта медицина хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм фельдшерлары һәм медицина теркәүчеләре өчен клиентларга юнәлешү буенча тренинг уздырды.

2015 елның декабрендә «В.А. Насонова исемендәге Ревматология буенча фәнни-тикшеренү институты» ФДБФОда Россия ревматологлар ассоциациясе, урта медицина персоналы һәм  пациентлар җәмәгатьчелеге арасында һөнәри партнерлыкны үстерү проекты буенча «түгәрәк өстәл» узды.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

1 гыйнвардан башлап 10на кадәр  Казанның сәламәтлек саклау стационар оешмалары тәүлек буена сузылган тәртиптә эшлиячәкләр. Шундый ук тәртиптә кичектергесез стоматология һәм ашыгыч медицина ярдәме эшлиячәк. Кирәк очракта күчмә бригадаларның санын өстәмә күбәйтү тәэмин ителәчәк.

 

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 307гә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 5кә, бала табулар буенча – 19га,  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 6га артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә, кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 175кә артты. 

Бүген капиталь ремонттан соң «Яңа Чишмә РҮХ» ДАССО сырхауханәсенең  тантаналы ачылуы булды. тантаналы ачылу церемониясендә катнаштылар: Яңа Чишмә муниципаль районының башлыгы Козлов В.М., «Ямашнефть» НГЧИнең профсоюз комитеты рәисе Ярышко Д.Н., «Ямашнефть» НГЧИнең цехы башлыгы Орешин В.Н. Капиталь ремонт лабораториядә, рентген кабинетында һәм физиотерапия кабинетында уздырылды, шулай ук гомуми практика табибларының офисларын реконструкцияләү уздырылды һәм медицина җиһазлары сатып алынды. Сырхауханәнең ремонтына акчалар «Татнефть» ХАҖ бүлеп бирде.

Теләче РҮХдә хезмәткәрләрнең балалары өчен Яңа ел бәйрәм тамашасын уздыру яхшы гадәт булып китте. Бу ел да читләшү булмады. Бәйрәм алдында хастаханәнең актлар залы үзгәрде: залның төп бизәге булып зур чын чыршы тора. Кечкенә кунакларны кабул итү өчен бөтенесе дә хәзерләп куелды.  Бәйрәм вакытында балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм Кар бабай белән таныштылар. Бу тантананың төп  геройлары белән балалар күңелле конкурсларда, уеннарда, биюләрдә катнаштылар. Әкияттәге бәйрәм уздыру фикере хастаханәнең җитәкчелеге белән хупланды һәм балалар өчен яхшы бүләк булды. Киләчәк Яңа ел белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International