DQS Россия бүлеге белән «Донорларны җәлеп итү, тикшерү, кан һәм аның компонентларын хәзерләү, эшкәртү, саклау һәм бирү» сертификацияләү өлкәсе буенча ISO 9001:2008 халыкара стандартының һәм ГОСТ ISO 9001-2011 дәүләтара стандартының таләпләренә ярашлылыкка «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОның сыйфат менеджменты системасының сертификацион аудиты уздырылды. Аудит югары нәтиҗә күрсәтте, һәм «ТР ССМ РКҮ» ДАССОсы ISO 9001:2008 һәм ГОСТ ISO 9001-2011сертификатларын алган Россиянең Кан хезмәтенең беренче оешмасы булды.
Кыш чорында сынулар, бәрелүләр, биртелүләр, сеңерле бәйләвечләр тартылулары белән пациентларның саны күп тапкыр арта. Һәрбер җәрәхәтләнү үзенә күңелсез. Азмы-күпме җиңел булганы да, психологик дискомфорт кузгатып, нәтиҗәләрсез калмый. Аннан да җитди җәрәхәтләнүләр сәламәтлекне какшаталар, инвалидлыкка китерәләр, зыян күргән кешенең гомерен кыскарталар.
Гамәл күрсәткәнчә, күп очракларда җәрәхәтләнүне кисәтергә була.
2014 елда башланган эшнең зур күләме яхшы сыйфат белән тәмамланды.Түбә, су белән тәэмин итү, су китү, җылыту, электр белән тәэмин итү системалары алмаштырылдылар, автоматик янгын сигнализацясенең системасының монтажы үткәрелде, локаль информацион система һәм бина фасады яңартылдылар. Хәзерге заман материаллары белән бинаның сыйфатлы эшкәртүе уздырылды. Җиһазлар, медицина аппаратурасы, интерьер әйберләре сатып алынды, компьютеризацияләү буенча эшләр үткәрелделәр.
Бәхетсезлек очракларына медиклар 1114 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 22 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 20 кеше зыян күрде, 10 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 96 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 8328чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 49, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –216.
Ел башыннан Казанда 208 малай һәм 187 кыз туды.
Яңа 2016 елда Казанда туган беренче бала 2 килограммнан артык авырлыгы белән кыз булды һәм ул медицина университетының Клиникасында туды.
Яр Чаллыда 2016 елда беренче бала (кыз) КБМҮнең Перинаталь үзәгендә туды. Бала 3300 грамм авырлык белән һәм 51 сантиметр буйлы үз вакытында туды.
КБМҮнең Перинаталь үзәгендә бүген, 31 декабрьдә, елның башыннан җиде меңенче юбилей бала тудыру кабул ителде. 4 сәгатъ 40 минутта 2930 грамм авырлык белән һәм 50 сантиметр буйлы кыз дөньяга килде. Ел саен Яр Чаллының Перинаталь үзәгендә бала туулар саны арта. 2014 ел эчендә 6 768 бала туу кабул ителде. 7 000нче бала туу – бу рекордлы сан. Перинаталь үзәкнең бөтен тарихы эчендә бу сан билгесе беренче тапкыр теркәлде һәм яңа ел алдында медиклар өчен кечкенә бүләк булды. Сүз уңае белән әйткәндә, Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәге кабул ителгән бала тудыру саны буенча Татарстан Республикасында беренче урыннардан берсендә тора.
Озак көтелгән тылсымлы бәйрәм алдында «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның балалар хастаханәсендә «Балага Яңа ел бүләк ит!» хәйрия акциясе узды. Рәттән өч көн буйлап Кыш бабай башлыгында балалар хастаханәсенең төркеме читен яшәү хәлендә булган гаиләләрне йөреп чыкты. Барысы 80 бала һәм алар бөтенесе балаларга медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең игътибарында торалар.
Яңа ел бәйрәмнәрендә эшкә һәм республиканың медицина оешмаларында гадәттән тыш хәлләргә оператив реакция ясау буенча өстәмә чараларга, террорчылык актларын кисәтүгә бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының киңәшмәсе багышланды. Видеоконференция тәртибендә киңәшмәне Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин уздырды.
ТР медицина оешмалырында тактик-махсус укытуларны уздыру турында 2015 елның 11 декабреннән булган Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгын башкару өчен РКХнең янгын сүндерү хезмәте клиниканың бөтен биналарында хастаханәнең медицина персоналы өчен укыту сыйфатында гамәли чаралар уздырды. Янгынга каршы куркынычсызлык чаралары яңа ел бәйрәмнәре чорында янгынга каршы куркынычсызлык буенча эшләр оештыру артыннан тикшерү максатында уздырылдылар.