ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2015 ел
шимбә

Форумда перинаталь үзәкләр үсешенең хәзерге заман этабын исәпләп акушерлыкта анестезиянең һәм интенсив терапиянең иң көчле көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышалар.

Полиомиелит дәваланмый, ләкин аны вакцинацияне уздыру юлы белән булдырмаска була.

Арка авыртуы – дөньяда иң киң таралган авырулардан берсе. Бу мәсьәләдән бөтен җир шарында торучының 80%на кадәр кеше азаплана. Арка авыртуына китергән күп сәбәпләр бар һәм шуңа күрә дифференциаль диагностикада табиблар өчен объектив кыенлыклар бар.

26.09.2015га хәл буенча Казан шәһ. медицина оешмаларында 2 кеше ята: «ТР ССМ РКХ» ДАССОда – 1 кеше канәгатьләнерлеккә якын хәлдә; «Татарстан Республикасы буенча Россиянең ЭЭМның Медик-санитар бүлеге» ФКССОда – 1 кеше канәгатьләнерлек хәлдә, реабилитацион дәвалауда .
Италия белгечләре БРКХнең белгечләре белән икекөнлек эш уздырачаклар, дәвалап булмый торган генетик авыруларның көнүзәк мәсьәләләре буенча докладлар ясаячаклар, һәм «Спиналь мускул атрофия» диагнозы белән балаларның  ата-аналары, өчен мастер-класслар (балаларны карау, КРВЙ профилактикалау) уздырачаклар. Италия белгечләренең консультациясенә безнең республикабыздан гына түгел, ә Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән пациентлар язылган.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
ҮАТЭ – үпкә артериясенең яисә аның ботакларыныж тромблар белән томалануы,алар ешрак аякларның, очаның веналарында яисә аскы куыш венада барлыкка килә. Шул тромблар, кайвакыт 20 см артык озынлыкта веналардан өзелеп төшәргә мөмкин, кан ташкыны белән йөрәкнең уң бүлекләреннән узып, үпкә артерияләрнең тамырларын томалый ала.
Югары уку йөкләнешләре, өстәмә укулар, компьютер һәм фаст-фуд белән мавыгу, стресслар, пассив ял һәм саф һавада сирәк булу елдан ел укучыларның сәламәтлекләрен начарайталар. Баланың сәламәт яшәү рәвешен максатчан оештыру, сәламәтлеккә дәлилләүне тәрбияләп үстерү, үзенең һәм тирә-яктагыларның сәламәтлеге өчен җаваплылык турында кузаллауны оештыру балаларның яхшы сыйфатлы физик һәм психик үзлегеннән үсешне тәэмин итәргә рөхсәт итәчәк.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Хәйруллин Илдар Индус улы билгеләнде

3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Безнең халыкны төрле авырулар куркынычыннан, шул санда грипптан һәм туберкулездан  ничек саклау турында шәһәр ММЧ журналистлары белән Әлмәт табиблары сөйләштеләр: Фәрит Шангараев – Әлмәт туберкулезга каршы диспансерының табиб-фтизиатры, Диләрә Вәлиева – Роспотребнадзорның территориаль бүлегенең баш белгече, Лилия Гумматова – «ӘБШХ һәм ПҮ» ДАССОның гаилә планлаштыру бүлеге мөдире, Дамир Солтанов – «ӘРҮХ» ДАССОның йогышлы авырулар табибы.

Балалар республика клиник хастаханәсендә «Интерн көне» –    медицина югары уку оешмаларын тәмамлаучыларны БРКХ клиникалары җирлегендәге интернатурада укытуның башына багышланган тантаналы чара булды. Чара максаты – булачак балалар табибларының хастахәнәнең җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән танышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International