ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасында ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү буенча эшнең нәтиҗәлелеге, халыкның үлүчеләр санын киметү максатында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә 12 августта медицина оешмаларында дәвалауда булучы гражданнарына ашыгыч медицина ярдәменең күчмә кичектергесез консультатив бригадаларының эшләрен оештыру буенча районара киңәшмә узды.

13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Һәр Әлмәт сырхауханәсе диспансерлаштыруга чакырудан башлана. Менә шундый мәгълүмат стендлары төп Әлмәт ДПОда (3нче номерлы сырхауханә, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчасте, үзәк район хастаханәсе) һәр килгән кешене каршылыйлар.
12 августта Яр Чаллыда Кама Балалар медицина үзәгенең җирлегендә «ТРда медицина ярдәмен күрсәтүнең өч дәрәҗәле системасы чикләрендә балаларны уңайлы маршрутлауны тәэмин итүдә муниципальара үзәкләренең роле» темасына районара түгәрәк өстәл узды.

12
август, 2015 ел
чәршәмбе

Казан шәһ. «12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ААҖнең генераль директоры вазыйфасына Рамил Уел улы Әхмәтов сайланды.

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Казанькопрессормаш» ААҖнең хезмәт коллективы алдында йөрәк-кан тамырлары авыруларының килеп чыгуының төп риск факторлары турында лекция белән чыгыш ясады.

2015 елның 11 августында «Здравушка» реабилитация үзәгендә «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте булышлыгында «Гаилә канаты астында (Под крылом семьи)» РҖОның активистлары, «Нечкәбил» конкурсының дирекциясе һәм оештыру комитеты һәм «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның белгечләре белән оештырылган «Матурлык һәм сәламәтлек көне» бәйрәме булды.
2015 елның 11 августында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның («РМПҮ» ДАССО) хезмәткәрләре һәм «Гомуми эш (Общее дело)» Бөтенроссия җәмәгать оешмасы вәкилләре «Заречье» һәм «Восток» балалар сәламәтләндерү лагерьларында төрле яшьтәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны пропагандалау буенча масса-күләм чараны оештырдылар.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
Казан халыкның иң зур саны медицина хезмәтен күрсәтүе белән тулысынча канәгатьләндерелгән Россия шәһәрләре рейтингының әйдәп баручылары өчлегенә керде. Татарстан башкаласында шундый кешеләр саны халыкның 69 процентына тигезләнә.

Нинди матур чәчәк янгыны – бик күп буяулар белән чигелгән бизәк! Бик тиздән ӘМР оешмалары арасында ел саен уздырыла торган «Төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча иң яхшы эргәдәш территория» конкурсының йомгаклары ясалачак.

Спас муниципаль районында халыкның үлем санын күзәтү буенча 2015 елның I яртысы йомгаклары буенча Ведомствоара комиссиясенең утырышы Спас районы башлыгы Нугаев К.А., Спас районы Башкарма комитетының җитәкчесе, коммиссия рәисе Осокин В.А., оешмаларның җитәкчеләре, авыл бистәләре башлыклары, медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре катнашуларында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International