Октябрьнең беренче дүшәмбесендә күп илләрдә Халыкара табиб көне билгеләп үтелә, ул бөтен дөнья табибларының бердәмлеге һәм актив эшчәнлеге көне булып санала. Теләсә нинди милләт докторының төп максаты – пациентларның сәламәтлеген яхшырту һәм саклау.
Баулы РҮХдә өлкәннәр көне белән котладылар
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина хезмәтләре классификаторына психотерапия өстәргә ниятли
Алкоголь һәм даруларны бергә куллану туры килми – беркайчан да! Токсикологлар бу хакта бүген Татарстанда ОРВИ сезоны башланып, яңа covid-19 дулкыны килгәч искә төшерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә ТР баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.
Өлкәннәр көне алдыннан Түбән Кама районының Шереметьев участок хастаханәсендә пенсионерлар һәм сәламәтлек саклау ветераннары өчен бәйрәм чарасы узды.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Большая Перемена» АКБО, Балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте яңа проект башлану турында игълан итә.
Медицина учреждениесендә яңа җиһазларны җыялар - тиздән гомуми практика табиблары бүлеге һәм поликлиника кабинетлары капиталь ремонттан соң Мамадыш районы пациентлары өчен үз ишекләрен ачачак.
Шөгер авылында Лениногорск РҮХнең районара гериатрия үзәген төзү ахырына якынлаша. Төзелеш бу елның җәй башында башланып, кышка якынрак ачылыр дип көтелә.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә Казан медицина оешмаларында профилактика эшен оештыручылар өчен традицион методик семинар узды. Бу юлы медицина хезмәткәрләренә өлкән яшьтәге кешеләрнең когнитив бозуларын профилактикалау һәм эчкечелекне профилактикалау турында сөйләделәр.
2 октябрьдә Казанның Урицкий исемендәге паркында Бөтендөнья йөрү көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак. Акциядә катнашучыларны теркәү - 9:00 сәгатьтә, тантаналы ачылыш 10:00 сәгатьтә башлана.