Казанның "Азино" балалар сырхауханәсендә заманча call-үзәк уңышлы эшли. Учреждениегә «Медмаркет» компанияләре вәкилләре һәм телефон хезмәтләре белән тәэмин итүче оешмалар килде. Яңа система поликлиниканың белешмә инфраструктурасын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк: хезмәтләрнең сыйфаты гына түгел, тизлеге дә яхшырачак.
«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә йөрәк ритмын һәм үткәрүчәнлекне бозылганда имплантацияләнгән җайланмалары булган пациентларда кардиостимуляторларны программалаштыру буенча мастер-класс узды.
Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсендә «Гомерне саклап кал – сөяк мие доноры бул» акция узды.
"Hospital Tour" проекты кысаларында Балалар республика клиник хастаханәсенә Алтай краеннан, Свердловск өлкәсеннән, ХМАО, Башкортстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән медицина оешмалары җитәкчеләре килеп китте.
БРКХдә «Спиналь мускул атрофиясе белән пациентларны алып баруда мультидисциплинар алым» дигән темага семинар узды.
Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү кысаларында лицензия бирү, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү өчен дәүләт пошлиналарын түләү, 2022 елның 31 декабренә кадәр карар үз көченә кергән көннән бирле бирелгән гаризалар буенча таләп ителми.
Алабугада булачак медицина хезмәткәрләре белән очрашу узды. Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ольга Титова студентларга хезмәт законнары нормаларын аңлатты.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Гуслякова Рәисә Петровна белән очрашты.
Ютазы районында яшәүче меңнән артык хатын-кыз «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты чикләрендә маммография тикшерүен узды. Көн саен 70-80 кеше тикшерелә алды.
28 апрель көнне академик Арбузовлар йорты музеенда язгы аеклык бәйрәменә багышланган чара узды. Чараның төп максаты-җәмгыятьнең һәр гражданины тормышында аек карашларны саклау һәм ныгыту.