2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен алуга 5нче ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.
БРКХдә Дмитрий Рогачев исемендәге Балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе илкүләм медицина тикшеренү үзәгеннән коллегалары белән берлектә 4 яшьлек малайның шешен алып ташладылар.
Казан дәүләт медицина университетында Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитация буенча Бәйсез аккредитация һәм рейтинг агентлыгы (БАРА) эксперт комиссиясенең эше тәмамланды.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары «ТР буенча ФЯКХ Уку үзәге» ӨҺББ ФАУ тыңлаучылары өчен ВИЧ-йогышны һәм СПИДны профилактикалау буенча видеолекторий уздырдылар.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «Чикләрсез табиблар» халыкара бәйсез медицина оешмасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды. Кунаклар оешманың эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
БРКХ инженерлык хезмәте Бурятия Республикасыннан килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашты.
11 декабрьдә РКДҮ җирлегендә «ЮМТ операцион үзәкләрендә йогышлы куркынычсызлык үзенчәлекләре» дигән Республика семинары булачак.
Катнашучыларны теркәү: 9.30-10.00
ТР сәламәтлек саклау министрлыгында «Коррупциягә каршы торуның көнүзәк мәсьәләләре» дигән түгәрәк өстәл узды.
«Медицина һәм социаль карау» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар WorldSkills Russia» региональ чемпионаты чираттагы тапкыр 2 декабрьдән башлап 7 декабрьгә кадәр «Казан медицина көллияте» ДАҺББУнең җирлегендә уза.
Казан дәүләт медицина университетында Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитация дәвам итә.