Казанда ТР Баскетбол федерациясе президенты Геннадий ветров истәлегенә багышланган II Халыкара баскетбол буенча турнир тәмамланды.
Клиникага РФ МЭА президенты Айдар Шаһимәрданов җитәкчелегендә ТР Мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе делегациясе килеп китте.
13 сентябрьдә Казан урология форумы «Профессор Ринат Харис улы Галеев истәлегенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе» узачак.
Республика кан үзәгендә сентябрьнең өченче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сөяк мие доноры көненә багышланган акция узды. Әлеге акциянең максаты – сөяк мие донорларының Илкүләм регистрын тулыландыру.
Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитале #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН иреклеләр акциясенә кушылды. Саф һавада Тукай яр буенда клиника коллективы сәламәтләндерү зарядкасы үткәрде. Акция сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән.
2 сентябрьдән башлап 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Балаларның сын-гәүдәсе бозылуны профилактикалау» темасына тематик ункөнлек узды.
Соңгы өч ел эчендә Татарстанда алкогольгә бәйле кешеләр саны кими башлады, дип хәбәр итте «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгына Республика наркология диспансерының стационар бүлеге мөдире Булат Гатин.
Республика клиник офтальмология хастаханәсе «Глаукома» дигән пациент мәктәбе эшендә катнашырга чакыра.
Арча районында «Яман шеш авыруларын профилактикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре» дигән күчмә районара фәнни-гамәли конференция узды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Алабуга үзәк район хастаханәсенә килеп китте.