Персоналны гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу шартларында төгәл гамәлләргә әзерләүне камилләштерү максаты белән 2019 елның 5 сентябреннән алып 12 сентябренә кадәр Чистай ҮРХнең медицина бүлекчәләрендә янгын килеп чыккан очракта хезмәткәрләрне һәм пациентларны ашыгыч эвакуацияләү буенча чираттагы гамәли өйрәнүләр узды.
Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студентлары ТКҮРКХнең 2нче номерлы сырхауханәсенә килеп киттеләр.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә юбилей көннәрен билгеләп үтүче хезмәткәрләрне һәм ветераннарны котладылар. Тантана профсоюз комитеты булышлыгында узды.
15 сентябрьдә «Крылья Советов» паркында Казан дәүләт медицина университеты «Аеклык көне» акциясен үткәрәчәк.
Әлегә кадәр тромбоцитларны криоконсервацияләү белән Татарстанның бер клиникасы да шөгыльләнмәде. РКДҮ тромбоцитлар туңдыра башлаучы беренче Казан медицина учреждениесе булачак.
12 сентябрьдә Казанның Су спорт төрләре сараенда Россия Хезмәт Герое, Россиянең атказанган тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның хәйрия мастер-классы узды.
13 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә "Министр элемтәдә" дигән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белән туры эфир булачак.
Казанда AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә «Оператив проктологиядә трендлар һәм традицияләр» дигән II Халыкара мәктәп уза. Пленар утырышта конференциянең кунаклары алдында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев чыгыш ясады.
11 сентябрьдә Казанда көзге Аеклык бәйрәмен билгеләп үттеләр. Гадәттәгечә, ул Боратынский музеенда күргәзмә ачудан башланды. Бу юлы күргәзмәнең темасы – «Аеклык бәйрәмендә уеннар». Бәйрәмне оештыручылар 25 ел эчендәге табышлары белән, бик күп оригиналь уеннар белән уртаклаштылар.
«Нечкәбил-2019» дигән XV Республика ана булу һәм гаилә матурлыгы конкурсы – халык һәм гаилә традицияләре булган, үз гаиләсе белән горурлана һәм нәсел тарихын саклый торган бәхетле Татарстан гаиләләренең чын тарихлары ул.