29 ноябрьдә Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студентлары тәмәке тартуның һәм кальянның зыяны, инсульт билгеләре һәм профилактикасы, сезонлы салкын тию һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында диалогның актив тыңлаучылары һәм катнашучылары булдылар. Шул ук көнне очрашуның күп кенә катнашучылары экспресс-метод белән үзләренең ВИЧ-статусын белделәр.
Казанның урта белем бирү мәктәпләренең тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен «РМПҮ» ДАССУнең табиблары чираттагы семинар-киңәшмәне оештырдылар һәм үткәрделәр.
Яшел Үзән ҮРХдә шәһәрнең медицина учреждениеләреннән авыл торак пунктларына табиб-белгечләрнең күчмә бригадалары практикасына кире кайттылар. Районның ерак торак пунктларында яшәүче авыл халкын медицина хезмәте күрсәтү белән тәэмин итү буенча әлеге эш һәр торак пунктта медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге белән тәэмин итәргә ярдәм итә.
1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен утызынчы тапкыр билгеләп үтәчәкләр. Быел ул «Үз статусыңны бел» лозунгы астында узачак.
Бүген Салават Күпере Торак комплексында "Бердәм Россия" партиясенең "Сәламәт киләчәк" партия проекты кысаларында тормышка ашырыла торган "Сәламәт мәктәп" профилактик акциясе узды. Чара Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыков һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты А.З. Фәррахов катнашында узды.
Бүген Апас районының Дәвеш авылында капиталь ремонттан соң фельдшер-акушерлык пунктының, шулай ук сырхауханәнең тантаналы ачылышы булды. Тантаналы ачылышта Апас муниципаль районы башлыгы, Совет рәисе Рәшид Заһидуллин, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, «АК БАРС» БАНК ГАҖ Идарәсенең Рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, ТР ССМ метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, Апас ҮРХ баш табибы Алмаз Алиуллин катнаштылар.
Татарстан халкы 2019 елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен бурычларны һәм үсеш юнәлешләрен билгеләде. 28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева катнашуында Иҗтимагый совет утырышы узды.
«Ак чәчәкләр» республика конкурсы номинантлары Германиянең һәм Нидерландиянең әйдәүче клиникаларында сәламәтлек саклауны оештыру буенча чит ил стажировкасын узалар. Стажировка шушы илләрнең сәламәтлек саклауны оештыру буенча лекцияләр рәвешендә теоретик өлешне дә, клиникаларның профильле бүлекләрен дә үз эченә ала. Хәзерге вакытта безнең белгечләр Изге Винсент исемендәге Хирургия клиникасына, Дюссельдорф Университет клиникасына, Бонның реабилитация үзәгенә, Мюнхенгладбахның күп профильле госпиталенә килеп киттеләр. Бүген төркем Нидерландиягә күчеп китте, анда Маастрихтның, Гааганың һәм Неймегенның Университет клиникаларына барырга туры киләчәк. Стажировка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм югары технологияләр белем бирү үзәгенең уртак проекты булып тора.
28 ноябрьдә Казанда халыкара катнашу белән «Генетика кардиологиядә. Киләчәк килде» дигән фнни-гамәли конференция узды. Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты, Кардиология генетикасының милли лигасы.
28 ноябрьдә Түбән Кама медицина көллиятендә педагогик коллективның Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Советының коррупциягә каршылык күрсәтү бүлегенең вәкиле белән коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-мәгърифәтчелек очрашуы булды.