Татарстанлылар 2019 елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен бурычларны билгеләделәр

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстан халкы 2019 елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен бурычларны һәм үсеш юнәлешләрен билгеләде. 28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева катнашуында Иҗтимагый совет утырышы узды.

Татарстан халкы өчен беренче урында җиһазлардан файдалану мөмкинлеген арттыру, шул исәптән УЗИ-җиһазлардан, һәм балалар сырхауханәләренең тәэмин ителгәнлеге һәм яңартылышы булды. Икенче урында — сырхауханәләрдә кадрлар җитешмәүчелеген бетерү. Өченче урында – онкология авырулары белән көрәш: иртә стадияләрдә ачыклау һәм үлем санын киметү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International