ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

29 октябрьдә «Шаляпин» кунакханәсендә пациентлар һәм риск зонасында булучы кешеләр өчен «Инсульт профилактикасы мәктәбе» узачак. Чара Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә туры китерелгән. Дата 2006 елда Инсульт белән көрәш буенча Бөтендөнья оешмасы тарафыннан әлеге авыруга каршы көрәштә ашыгыч актив гамәлләргә чакыру максатында билгеләнгән иде.

Казанда «Ашыгыч ярдәм автомобилен иң яхшы йөртүчесе» дигән һөнәри осталыкның шәһәр конкурсы узды.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең консультатив-диагностик сырхауханәдә Өченче буын университеты өчен чираттагы дәрес узды.

Инвалидларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәхесләрнең физик культурасының һәм спортының, шулай ук адаптив физик культураның һәм адаптив спортның үсешенә булышлык күрсәтү турында Казан думасы утырышында сөйләделәр.


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 һәм 26 октябрьдә Казанда «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән гамәлгә ашыруга кадәр. Мэйо Клиника тәҗрибәсе» дигән  V Халыкара конференция уза. АКШның бөтен дөньяда танылган клиникаларының вәкилләре Россиянең әйдәүче медицина оешмаларының җитәкчеләре, баш шәфкать туташлары, сыйфат бүлекләренең вәкилләре белән корпоратив мәдәниятне үстерү һәм пациентка юнәлешлелек серләрен уртаклашалар.

Бүген Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник  хастаханәсенең җирлегендә табиблар өчен мастер-классны «РТЮ» ААҖнең баш урологы, м.ф.д., профессор, Россиянең атказанган табибы, Түбән Новгородтагы тимер юл хастаханәсенең урология үзәге мөдире, профессор Федор Севрюков уздырды.

Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен аралашу психологиясе буенча семинарлар һәм шөгыльләр циклы дәвам итә.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара «Чистай ҮРХ» ДАССУнең җитәкчелеге белән  һөнәргә юнәлдерелгән чаралар планы һәм 2019 елгы чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру кысаларында оештырылды.

28 октябрьдә «Көньяк» сәүдә-күңел ачу үзәгендә волонтерлар-медиклар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан ДМУ» ЮББ ФДББУнең неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы белән берлектә инсультның профилактикасы һәм симптоматикасы мәсьәләләренә халыкның игътибарын җәлеп итү өчен берничә чаралар уздыралар.

27 октябрьдә Регионара клиник-диагностика үзәгендә «Деменция: туганнар өчен практик тәкъдимнәр, һәм алар өчен генә түгел» Мәктәп узачак. Лекция белән медицина фәннәре кандидаты, «РКДҮ» ДАССУнең югары квалификацияле категория табибы-неврологы Юлия Житкова чыгыш ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International