ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

27 октябрьдә Регионара клиник-диагностика үзәгендә «Деменция: туганнар өчен практик тәкъдимнәр, һәм алар өчен генә түгел» Мәктәп узачак. Лекция белән медицина фәннәре кандидаты, «РКДҮ» ДАССУнең югары квалификацияле категория табибы-неврологы Юлия Житкова чыгыш ясаячак.

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә травматология буенча мастер-класслар сериясе узды. Әйдәүче белгечләр:  Травматология һәм ортопедия үзәгенең (Мәскәү шәһ.) табибы  травматологы-ортопеды Сергей Сергиенко һәм м.ф.д. Виктор Хомутов артрозны дәвалау методикаларын, шулай ук төз буынының артроскопия өлкәсендә башка техникаларны күрсәттеләр. Күрсәтмә операцияләрдән тыш 7нче хастаханәнең табиблары травматологлары тематик лекцияләр тыңлый һәм клиник очракларны тикшерә алдылар.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанның сәламәтлек саклау ветераннары медицина университеты клиникасының хирургия корпусына килеп киттеләр. Ветераннар берләшмәсе белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков очрашты. Баш табиб Ильнур Шәрәфетдинов кунаклар өчен бүлекләр буенча экскурсия уздырды һәм пациентлар белән элшәү вакытында кулланылган хәзерге заман технологияләр турында сөйләде.

Түбән Камада гриппка каршы вакцинацияләү дәвам итә. Халыкка уңайлы булсын өчен шәһәрнең төрле сәүдә үзәгендә мобиль пунктлар җәелдерелде, анда санаулы минутлар эчендә гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин. Прививка кампаниясен оештыруда мобиль пунктлар янында кизү торучы волонтерлар –медицина көллияте студентлары актив катнашалар. Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама сәүдә үзәкләрендә мобиль пунктлар атна дәвамында эшләячәкләр.

Арча ҮРХдә төрле авырулар белән пациентлар өчен сәламәтлек мәктәпләрен оештыруга багышланган белем бирү семинары узды. Хастаханәнең урта медицина хезмәткәрләре өчен, районның табиб амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары өчен укыту «Татарстан Республикасы шәфкать туташлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән уздырылды.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Чистай ҮРХ стационарының бинасында янгын чыккан вакытта эвакуация чараларын оештыруга һәм үткәрүгә, янгыннарны локальләштерүгә һәм кешеләрне гамәли эвакуацияләүгә юнәлдерелгән өйрәнүләр узды.

Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсенең яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлеге имчәк балалар корпусының ремонтланган өч катлы бинасына күчте.

Татарстанда 2019 елга республика министрлыклары, шул исәптән ТР сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегенең төп максатлары һәм күрсәткечләре өчен ачык онлайн-тавыш бирү башланды.

Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 7788 тапкыр чыктылар, алар арасында җәмәгать  урыннарына – 1340 чакыру.   Бәхетсезлек очракларына узган атнада медиклары 1062 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 62 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 78 кеше зыян күрде, 47 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Янгыннарга узган атнада медиклары 14 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 67 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5977 чакыру үтәлде, аларның 58 – көчле миокард инфарктлары, 200 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы.


21
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

21 октябрьдә 12:10 сәг. Казанда Карбышев урамында Регионара клиник-диагностика үзәгенең Б блогының реанимацион бүлегендә төтен чыгу турында хәбәр керде. Һәлакәт булган урынга ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе бүлекчәләре килде. Көчле төтен подвалда һәм беренче катта 2 кв. м мәйданлы подвалда кабельнең кыска ялганышы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 12: 49 кыска ялганыш нәтиҗәләрен бетерделәр.

Зыян күргән кешеләр юк. Тугыз ятучы пациентны носилкаларда чыгарганнар. А һәм Б блокларыннан барлыгы РКДҮнең 314 пациенты эвакуацияләнде. Пациентларның хәлләренә кыска ялганыш белән бәйле вәзгыять йогынты ясамады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International