Татарстан Республикасы Шәфкать туташлары ассоциациясе булышлыгы белән Республика наркология диспансеры җирлегендә урта медицина персоналы өчен «Алкоголь һәм наркотиклар куллануны профилактикалау» белем бирү семинары узды.
Республика суд-медицина экспертизасы бюросында яңартып тезүдән соң ике амбулатория бүлеген: зарар күргән кешеләрнең, гаепләнүчеләрнең һәм башка шәхесләрнең суд-медицина экспертизасы бүлеген һәм комплекслы (комиссия) экспертизалар бүлеген ачтылар. 2018 елда монда реконструкцияләү белән һәм бюрога суд-медицина экспертизасын үтү яки тикшерелү өчен бюрога җибәрелгән шәхесләрне кабул итүнең бөтен кабинетларын җиһазландыру белән капиталь ремонт уздырылды. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте 12 млн сум күләмендә акча бүлеп бирде.
Казанда төрле профиль медицина оешмаларының лаборатория хезмәтләренең урта медицина персоналы эшендәге көнүзәк мәсьәләләргә багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Республика суд-медицина экспертизасы бюросына республика сәламәтлек саклау оешмаларының баш шәфкать туташлары, патологоанатомия һәм суд-медицина бүлекләренең лаборантлары һәм фельдшерлары эшләнмәләр һәм тәҗрибә белән алмашу өчен җыелдылар.
Ничек картаймаска, ничек яшь ягыннан булган авыруларны вакытында ачыкларга, ничек 100 яшькә кадәр яшәргә? Бүген әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Өченче буын» университетына килүчеләр эзләделәр. ТКҮРКХ консультатив-диагностик сырхауханәсенең актлар залында өлкән яшьтәге кешеләр өчен «медицина белемнәре нигезләре» буенча беренче дәрес узды.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «Finnish Business Goes Kazan 2018» эшлекле форумында катнашу өчен Казанга килгән фин компанияләренең вәкилләре белән очрашты.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә медицина персоналы өчен психологик тренинглар башланды.
Бөтендөнья хоспис һәм паллиатив ярдәм көне кысаларында Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалында онкодиспансерның яман шешле Әлмәт пациентлары өчен адаптация чараларының «Вакытлыча файдалануның социаль пункты» ачылды.
Арча районында төрле авыруларулы пациентлар өчен «Сәламәтлек мәктәбе» үткәрү буенча эшне оештыру турында фикер алыштылар. Укыту семинар-киңәшмәсен Арча үзәк район хастаханәсенең урта медицина персоналы: оештыру-методик кабинетларның шәфкать туташлары һәм өлкән фельдшерлары өчен үткәрделәр.
Казанда «Кичектергесез консультатив ашыгыч медицина ярдәме – хәзерге заманның көнүзәк чакырулары һәм аларны нәтиҗәле җиңү юллары» дигән Халыкара катнашу белән бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе эшен башлады.
2018 елның 18 октябрендә «Кичектергесез консультатив ашыгыч медицина ярдәме – хәзерге заманның көнүзәк чакырулары һәм аларны нәтиҗәле җиңү юллары» дигән Халыкара катнашу белән бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе узачак.