ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казанда эш визиты белән Медицина фәннәре университетының делегациясе (Истанбул шәһ., Төркия) килде. Делегация составында Медицина фәннәре университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры, доктор Садреттин Пенче, Медицина фәннәре университетының Евразия сәламәтлек һәм социаль фәннәр үзәге директоры Айнур Фейзиоглу, Медицина фәннәре университетының Азия-Тын океан сәламәтлек һәм социаль фәннәр үзәге директоры Магфирет Абдувели, Медицина фәннәре университетының биохимия кафедрасы хезмәткәре Пенче Халиме Ханым, Медицина фәннәре университетының симуляцион үзәге директоры Сарачоглу Кемал Толга булдылар.

Башкала кунаклары программасында Казанның әйдәп баручы медицина инжиниринг үзәкләренә һәм республиканың университетларына бару каралган.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов делегация белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстанда белем бирү программаларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар һәм  шулай ук үзара аңлашу турында меморандумнар төзү мөмкинлеген карадылар.

«Белем бирү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә илләр һәм университетлар арасында мөнәсәбәтләрне ныгытырга рөхсәт итүче нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметебезне белдерәбез», – дип билгеләп үтте Медицина фәннәре университеты Евразия сәламәтлек һәм социаль фәннәр үзәгенең директоры Айнур Фейзиоглу.

Шуны билгеләргә кирәк, Медицина белемнәре университеты 1903 елда оештырылды. Ул Төркия Республикасында беренче һәм бердәнбер медицина профилендәге югары белем бирүнең дәүләт учреждениесе булып тора. Университетның миссиясе – сәламәтлек саклауның милли системасы таләпләренә һәм халыкара стандартларына җавап бирерлек профессионаллар хәзерләү, медицина өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр булдыру, шулай ук халыкка медицина ярдәмен оештыру өчен шартлар тәэмин итүче ватанның технологик базасын оештыру.

Университет халыкара хезмәттәшлектә актив катнаша, шул исәптән югары белем һәм фән өлкәсендә бердәм проект эшчәнлегендә. Аерым алганда, университет Төркия чигеннән тышта филиаллар ачу һәм чит ил партнерлары белән бердәм программаларны тормышка ашыру вәкаләтләренә ия.

2018 елның  13–14 апрелендә «Корстон» КСККда «Офтальмологиядә яңа технологияләр» дигән ел саен уздырыла торган традицион Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә офтальмологиянең көнүзәк мәсьәләләре, югары технологияле операцияләр, күз авыруларын дәвалауның өр-яңа методикалары турында фикер алышачаклар.

Казанның 5нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсенең хезмәткәрләре «Сәламәт елмаюлар» КДМУ волонтерлары белән бергә дәрес үткәрделәр, анда алар балаларга стоматология авырулары һәм авыз куышлыгының гигиенасын үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук авыз куышлыгының түләүсез профилактик карап тикшерүен үткәрделәр. Аерым алганда, кариесның таралганлыгына тикшерделәр, гигиена индексын билгеләделәр һәм тешләрнең кариес белән зарарлануының көчлелеген күрсәтүче КПУ исәпләделәр. 8дән алып 11 яшькә кадәр балаларда КПУ уртача күрсәткечләрнең зурлыгы 3,86 тәшкил итте – димәк, мондый күрсәткеч булганда кариес көчлелегенең дәрәҗәсе уртача булачак.

Казан сәүдә-офис үзәкләренең берсендә «Гомер миллилитрлары» донор акциясе узды. Инде традициядә булган хәйрия акциясенең катнашучылары иртәнге 8 сәгатьтән үк җыела башлаган үзәкнең хезмәткәрләре һәм килүчеләре булдылар. Тормыш өчен кирәкле компонентлар белән кан запасларын арттыру өчен бушлай уртаклашырга теләүчеләр шактый булып чыкты, ләкин, кызганычка каршы, аларның кайберләре төрле сәбәпләр аркасында медицина отводын алдылар: гәүдә авырлыгы җитеп бетмәүдән башлап күптән түгел кичерелгән авыруларга кадәр. Республика кан үзәгенең хезмәткәрләре барлык эндәшкән кешеләргә рәхмәт белдерделәр. Акция йомгаклары буенча, кан банкы 14 литрга тулыланды.

2018 елның 23 апреленнән башлап 29 апреленә кадәр Татарстан Республикасында Европа иммунизация атналыгы узачак. Европа иммунизация атналыгы (ЕИА) – кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен иммунизациянең әһәмиятлелеге турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган чара.

Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастахәнәсенә Пенза өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килеп китте. Аның башында Пенза өлкәсенең сәламәтле саклау һәм социаль үсеш министры Владимир Стрючков килде.

Казанның Паркинсон авыруы белән пенсионерлары Урицкий исемендәге паркта акциядә катнаштылар һәм оештыручылар белән бергә «авыруга каршы» бию биеделәр. Табиблар сүзләре буенча, бию терапиясе авыру үсешен тоткарларга ярдәм итә.


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Кабан күле янында 7нче номерлы сырхауханә табиблары скандинавия йөреше буенча күнегүләр оештырдылар. Күнегүләр бер ел инде узалар. Бүген традициягә кергән очрашуда ике дистә даими килүчедән төркем җыелды.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Медицина ярдәменең сыйфаты белән халыкның канәгать булуын арттыру Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм һәр медучреждение алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе булып тора дип белдерде журналистлар белән очрашуда Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина. Әлмәт горздравының башлыгы басым ясап әйткәнчә, районда актив рәвештә күзәтү алып барыла. «Бүген безнең уртак тырышлыгыбыз гражданинның һәм пациентның уңайлыкларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Иң мөһиме – аның теләген аңларга һәм моңа әзер булырга», – дип әйтте Вера Головина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International