2018 елның 18 апреленнән башлап 20 апреленә кадәр Казан дәүләт медицина университетының Медицина-фармацевтика көллияте җирлегендә «Фармация» урта һөнәри белем бирү белгечлеге буенча укучыларының II Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасы узачак. Анда Россиянең 30 регионыннан вәкилләр катнашачак.
2018 елның 9 апреленнән башлап 15 апреленә кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8134 чакыру керде.
Җәмәгать урыннарына 1169 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6457– төрле авыруларга туры килде, аларның 220 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 51 инфаркт. Бәхетсезлек очракларына узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 893 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 43 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 36 кеше зыян күрде, 14 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.
Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.
Республика клиник онкология диспансерында диспансерның пациентлары һәм килүчеләре өчен концертлар циклы дәвам итә. 14 апрельдә 13.30 сәгатьтә ЛДК-2 холлында Казан Консерваториясе студентлары, халыкара һәм бөтенроссия конкурсларының лауреатлары чыгыш ясаячаклар.
Бүген ел саен уза торган традицион һөнәри осталык конкурсы Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү учреждениеләренең иң яхшы студентларын, Түбән Кама медицина көллиятендә «Дәвалау эше» белгечлеге буенча 2018 елда укуны тәмамлаучыларны җыйды.
Әгерҗе районының Бима саласында яңа фельдшер-акушерлык пунктының ачылу тантанасы узды. Районда ул президент программасы кысаларында төзелгән унынчы ФАП булды. Ачылуда Әгерҗе районының башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, «Республика кан үзәге» ДАССУнең баш табибы Рамил Тураев, Яр Чаллы шәһ. сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев, Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников, җирле халык катнаштылар.
Казанның 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә учреждение эшен, шул санда халык белән икеяклы бәйләнешне яхшыртуга юнәлдерелгән пациентлар комитеты оештырылды. Сырхауханә җитәкчелеге катнашуында комитет җыелышы айга бер тапкыр үткәрелә, анда килүчеләрне борчыган төрле сораулар турында фикер алышалар – бинадагы тәртиптән башлап кадрлар мәсьәләләренә кадәр.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә 1нче номерлы хирургия бүлегенең ремонты тәмамланды. Хирургия бүлеге урнашкан 3нче номерлы дәвалау корпусын 1984 елда эксплуатациягә керттеләр. Шуннан бирле бүлектә ремонт өлешчә үткәрелде. Нәкъ менә шуңа күрә хастаханә администрациясе агымдагы ремонтны бүлекнең ремонтланмаган өлешендә уздырырга дип карар кабул итте. Хәзер анда бөтен санитар нормалар һәм таләпләр үтәлгән. Билгелик, 1нче номерлы хирургия бүлеге иң мөһим бүлекләрнең берсе булып тора. Ел саен ТКҮРКПХнең ике хирургия бүлегендә 4 меңнән артык кеше оператив дәвалауны уза. 2017 елда лапароскопик холецистэктомия, герниопластика, аппендэктомия кебек эндоскопик операцияләрнең төрләрен үткәрә башладылар. Панкреонекроз булганда азинвазив операцияләр, бавыр кисталарын эндоскопик алдыру. Елга 300дән артык пациентка операция ясыйлар. Шулай ук хирурглар югары технологияле операцияләр үткәрәләр: кан тамырларында ике этаплы операция, бот аорталарын шунтлау, бот-тез асты шунтлау.
Быел симпозиумның темасы – «Баш миенең функциональ авыруларын, күз патологияләрен, үпкә яман шешен һәм сөт бизен дәвалауда стереотаксик радиохирургия һәм радиотерапия. Балалар радиохирургиясе».
Республика клиник хастаханәсенә Алтай крае делегациясе килеп китте, аның составында Алтай крае сәламәтлек саклау министры урынбасары Константин Гордеев һәм Алтай крае Сәламәтлек саклау министрлыгының олы кешеләргә һәм балаларга медицина ярдәмен оештыру бүлегенең башлыгы Жанна Вахлова килделәр.