Бүген Түбән Кама медицина көллиятендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненнән 132-еллыгына багышланган «Тукай шигырьләрен укыйк – Читаем стихи Тукая» дигән чара узды. Истәлекле дата хөрмәтенә көллияттә шагыйрнең әкиятләреннән танылган геройлар белән: Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Бала – театр тамашасын хәзерге заман уңае белән оештырдылар. Көллият студентлары татар классигы әсәрләре интерпретациясендә ике телдә иҗади караш һәм артистлык күрсәттеләр.
Бүген Республика кан үзәгендә «Язны игелектән башла!» донор акциясе узды. Ул берьюлы ике вакыйгага – Россиядә 20 апрельдә уздырыла торган Милли донор көненә һәм Язгы игелек атнасына туры китерелде. Акциядә катнашучылар Казан федераль университетының студентлары булдылар, алар тормыш өчен кирәкле компонентлар белән уртаклашырга дип зур төркем белән килделәр. Килүчеләр санында стажы булган донорлар да, бу игелекле эшне беренче тапкыр хәл итүче кешеләр дә булды. Акция йомгаклары буенча кан банкы 14 литрга тулыланды. Донорлар аркасында сәламәтлек саклау учреждениеләрендә авыр операцияләрдән соң пациентларга, бала табучы хатын-кызларга һәм яңа туган балаларга ярдәм күрсәтеләчәк. Акция Казан федераль университеты белән бергә узды.
Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләре бадминтон буенча ярышларда катнаштылар. Ярышлар Әлмәт мәктәпләренең берсендә «Сәламәтлек» XIV Спартакиадасы кысаларында үтте. Үз көчен нефть башкаласының 6 медицина учреждениесеннән 11 хезмәткәр сынап карады.
Чистай һәм Яңа Чишмә хастаханәләренә Забайкалье краеның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килеп китте. Чистайга кунаклар яңа балалар сырхауханәсендә һәм 2нче номерлы шәһәр хастаханәсендә эшнең оештырылуы белән танышырга килделәр. Делегатларны «Чистай ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Рәис Мостафин озатып йөрде.
Янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләр бүген Казан-Пассажир станциясенең тимер юл вокзалы бинасында уздылар. Өйрәнүләр риваяте буенча, казан тимер юл вокзалы бинасында көтеп тору залында янгын һәм төтен булу турында мәгълүмат керде.
«Үкчә шпорысын» дәвалауның яңа ысулын беренчеләрнең берсе булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы ортопедия бүлеге хирурглары-ортопедлары эшләп чыгардылар. Табан асты фасциитын дәвалауның бер портлы эндоскопик техникасы бердәнбер минималь хирургик керү юлыннан пациентны озакка сузылган үкчә асты авыртуы синдромыннан коткарырга рөхсәт итә. Яңа алымның өстенлекләре арасында: йомшак тукымаларны минималь җәрәхәтләү, яхшы эндоскопик контроль, аяк табаны терәген һәм функциясен бик тиз төзәтү.
Паркта балкый торган кызыл умыртка баганалары белән кеше буе хәтле тугыз үтә күренмәле скульптура урнашачак. Аларның һәр хәрәкәте һәм позасы артыннан йөз мең тарих тора ― Бехтерев авыруы булган кешеләрнең тарихлары. Шушы дәваланмый торган авырудан беркем хали түгел. Төрле вакытта аның белән танылган кешеләр интеккәннәр һәм интегәләр.
Бүген Казанның иң зур сырхауханәсенә – 21нче шәһәр сырхауханәсенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының КДМУ ЮББ ФДБББУнең сәламәтлек саклавында менеджмент кафедрасының «Сәламәтлек саклауны һәм иҗтимагый сәламәтлекне оештыру» дигән белемләрне арртыру программасы (ПП) циклын тыңлаучыларының делегациясе килеп китте. Делегация башында КДМУ доценты, медицина фәннәре кандидаты Лилия Сәлахова булды. Кунаклар учреждениенең оештырылуы белән танышырга килделәр. Бу учреждение пациент бер бинада консультация ала, диагностик тикшерүләр һәм дәвалау үтә ала торган консультатив-диагностик үзәк принципы буенча эшли.
Бүген эш очрашуында Республика клиник онкология диспансерының территориясен төзекләндерү һәм комплексының функциональ туендыруы турында Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының ярдәмчесе Наталия Фишман һәм медицина учреждениесенең баш табибы Илдар Хәйруллин фикер алыштылар. Алар өч концепцияне карап тикшерделәр, аны эшләп чыгаруда КДАТУ студентлары һәм укытучылары, шулай ук «Архитектура десанты» бюросының архитекторлары катнаштылар.
Казанда Эчәклекнең ялкынсыну авыруларын диагностикалау һәм дәвалау буенча үзәкләр ачылачак, - моның турында бүген ТР Дәүләт Советында үткәрелгән социаль сәясәт буенча Федерация Советы Комитетының сәламәтлек саклавы буенча Экспертлар советының күчмә утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.