16 гыйнвардан башлап 25нә кадәр Татарстанда кышкы вакытта җәрәхәтләнү профилактикасы буенча ун көнлек уза. Республикада яшәүчеләргә медиклар урамда мөмкин кадәр сак булырга дип искә төшерәләр – хәтта бозгалык вакытында шәһәр буенча гади хәрәкәт тә җәрәхәт сәбәбе булырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Татарстан югары җәрәхәтләнү саны белән регионнар исәбенә керә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына Региональ бүлегенең идарәчесе Рамил Гайзатуллин имза куйган ТР буенча РФ Социаль иминият фонды Региональ бүлегенең рәхмәт хаты тапшырылды. Хатта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ТР буенча РФ Социаль иминият фонды белән Производствода авыр бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән кешеләрне комплекслы реабилитацияләү буенча пилот проектын гамәлгә ашыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге билгеләнә.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә капиталь ремонттан соң килеп китте. Ремонтланган сырхауханәне ТР сәламәтлек саклау министр урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР ССМ Казан шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Халфиев, Медицина университеты клиникасының баш табибы Илнур Шәрәфетдинов карап чыктылар. Кунаклар яңартылган кабинетларны күрделәр, сырхауханәнең пациентлары һәм персоналы белән аралаштылар.
Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшлиләр.
2018 елның 3 февраленнән башлап 14нә кадәр «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән IV медицина фестивале узачак. Бу масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара. Аның чикләрендә факультетларны презентацияләү, дәвалау учреждениеләре, КДМУ музейлары буенча экскурсияләр, тренинглар, конкурслар һәм психологик теслау узачак.
Яңа алым хорионның тире-яктагы тукымаларга кереп үсү нәтиҗәсендә, хорионны һәм аномалияле кан тамырларын акрынлап куркынычсыз шиңү өчен шартларны төзү юлы белән, аналыкның репродуктив функциясен саклап һәм госпитализацияләүнең срокларын кыскартып, аналыкның бөтенлеген сакларга чакырылган.
2018 елның 8нче гыйнварыннан башлап 14нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8291 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 962 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6760– төрле авыруларга туры килде, шул санда 171 инсульт һәм 54 инфаркт. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 881 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 38 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 3 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 23 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.
10 ел элек, 2008 елның 13 гыйнварында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең беренчел кан тамырлары үзәге үзенең беренче пациентларын кабул итте. Шул вакыттан бирле бүлектә 10 меңнән артык Түбән Камада һәм Зәйдә яшәүче кеше дәваланды. Бу вакыт эчендә инсульттан үлемнәр санын 2 тапкыр киметеп булды. А ул – меңнәп үлемнән коткарылган кеше.
Казанда яшәүче Гөлнара Абдуллина ире белән берничә ел дәвамында икенче бала тудырырга хыялланганнар. Ниндидер мизгелдә хатын-кыз инсульт, аннары авыр операция кичерде. Аннан соң табиблар коточкыч яңалык хәбәр иттеләр: хәзердән башлап Гөлнарага йөккә узарага ярамый. Әмма тугыз айдан соң Абдуллиннар гаиләсендә өр-сәламәт кыз туа. Бу ничек мөмкин дигән сорауга баланың әнисе тыныч кына «Могҗиза һәм табибларның менә дигән эшләүләре» – дип, җавап бирә.
19 гыйнварда христианнар Крещение Господне көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне Чиркәү инҗил вакыйгсын искә ала – ничек Иоанн Предтеча пәйгамбәр Иисус Христосны Иордан елгасында чукындырды. Бу көнне бөтен аның төрләрендә бөтен су изгеләндерелә, дип санала. Гореф-гадәтне үтәп, бу көндә күп кеше бәкегә чума.