ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәм бүлеге башлыгы Юрий Аржановка 60 яшь тула. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин юбилей белән тәбрик итте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Бүген дөньяда Халыкара «рәхмәт» көне билгеләнә. Ул планета халкына үз-үзеңне яхшы тоту гадәтнең кыйммәтләре, әдәплелек турында,  тирә-юньдәгеләр өчен изге гамәлләргә рәхмәтләр белдерергә осталык турында искә тешерергә чакыра. Бәйрәм Юнеско һәм БМО (ООН) инициативалары буенча булдырылган. Шушы көнне Түбән Камада торучылар көн саен зыян күргәннәрне үлемнән коткарган һәм сәламәтлек саклаган кешеләргә «рәхмәт» әйттеләр.


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе  эшлиләр.

26–27  февральдә «Космос» кунакханәнең конгресс-үзәгендә медицина учреждениеләр һәм клиникалар җитәкчеләре, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләре өчен «Сакчыл сырхауханә: чыгымнарны оптимальләштерү һәм нәтиҗәлелекне арттыру» дигән фәнни-гамәли семинар узачак. Семинар программасы «сакчыл процессларны» кертүнең уңышлы практикалары тәҗрибәсен, мәгълүматый системаларын һәм телемедицина технологияләрен исәпкә алып эшләнде, медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту буенча бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирүче әзер карарлар җыелмасын алырга мөмкинлек бирәчәк.


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Алынган акча Яр Чаллы шәһәренең «Икенче сулыш» дигән Социаль-психологик булышлык үзәгендә яман шешле шәхесләргә булышлыкның инновацион программасын гамәлгә ашыруга тотылачак.

Яңа ел төнендә Казанда 10 бала: дүрт малай һәм алты кыз туды. Курантлар сугу астында беренче булып кыз туды. Бәби авырлыгы – 3150 кг. Ул Казанның РКХнең Перинаталь үзәгендә туды. Яр Чаллыда яңа елда ике бала туды, икесе дә – КБМҮнең  Перинаталь үзәгендә.

2018 елның 1нче гыйнварыннан башлап 7нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9473 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1130 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7794– төрле авыруларга туры килде, шул санда 190 чакыру – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча һәм 51 инфаркт буенча.


31
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Тиздән без иске календарьның соңгы табагын әйләндерербез һәм 2018 елны каршыларбыз. Һәркайсыбыз  туганнардан, якыннардан, танышлардан һәм коллегалардан ишеткән беренче теләкләр санында –  ул сәламәтлекне теләү.  Әле тирәнтен борынгылыкта кешеләр сәламәтлекне югары тормыш кыйммәтләреннән берсе дип, аннан башка үзен чын-чынлап бәхетле тоярга булмый дип аңладылар.


30
декабрь, 2017 ел
шимбә

Республика өчен яңа реанимобильләрне илнең моношәһәрләрен ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре белән тәэмин итү буенча Россия Хөкүмәте программасы буенча сатып алдылар. Программаны РФ Хөкүмәтенең рәис урынбасары Игорь Шувалов җитәкли.


29
декабрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе исеменнән табибларны, шәфкать туташларын, фармацевтларны, администраторларны, санитаркаларны һәм бөтен медицина учреждениеләрнең эшен тәэмин итүчеләрне киләчәк Яңа 2018 ел белән табрик итәбез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International