ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2017 ел
җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында рәис Чингиз Мәхмүтов җитәкчелендә булды.

Гражданнарның льготалы категориясенә бәйләнеше булган Казанда торучылар ташламалы даруларны эш көннәрендә генә түгел, яңа ел каникулларында да ала алачаклар. Ташламалы даруларны җибәрүне үтәүче Казан даруханәләренең эш расписаниесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында бастырылган.


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Республика хастаханәләрендә Яңа ел алдыннан медицина хезмәткәрләре кечкенә пациентларын, шул санда хастаханәдә бәйрәмне каршы алучыларны, бәйрәм белән котлыйлар. Бу инде игелекле гадәт булды.

Яр Чаллының Замелекесье торак микрорайонында педиатр-табибларының яңа офисы ачылды. Ул –  Кама балалар медицина үзәгенең балалар сырхауханәсе филиалы.

Конкурс максаты – халык арасында профилактик прививкалардан баш тарту санын киметү буенча эшне көчәйтү. Кагыйдә буларак, халык, беренче чиратта ата-аналар, иммунизацияләүгә бирелгәнлегендә төп рольне медицина хезмәткәрләре – педиатрлар, шәфкать туташлары уйныйлар.

Визит максаты – «ТР Электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында учреждениенең эше белән танышу.

Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре балалар травматология һәм ортопедия бүлегенең кечкенә пациентлары өчен бәйрәм оештырдылар. Балаларга кунакка Кар кызы белән Кыш бабай һәм башка әккият  персонажлары килделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр һәм теләкләр әйттеләр. Бәйрәм ахырында аларга бүләкләр бирделәр. Тәбрикләргә учреждениенең өлкән пациентлары да кушылдылар.


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бөтен республикадан 100 артык эш керде. Конкурста җиңүчеләрне ТР сламәтлек саклау министры котлады.

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин гадәттәге еллык йомгаклау пресс-конференциядә масса-күләм  мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашты. Гадәттәгечә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы 2017 елның иң мөһим вакыйгаларын һәм нәтиҗәләрен һәм киләчәк елга планнарны билгеләде. Исегезгә төшерик, 2017 ел җәрәһәтләнүгә һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларына багышланган иде.


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

БАРСМЕД» диагностик үзәге – дәүләт-хосусый партнерлыкның үрнәге. Бүген бу елга 60 меңнән артыграк тикшеренү, шул санда ММИ (мәҗбури медицина иминияте) чикләрендә, ягъни түләүсез, уздаручы Татарстанда эре нур диагностикасының радиологик үзәге. Үзәктә  медицинаның «алтын стандартлары» буенча онкоэзләү, авыртусыз гистеросальпингография, «виртуаль» колоноскопия, 0  яшьтән балаларга наркозсыз МРТ, йөрәкнең динамик МРТ кебек тикшеренүләр уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International