Казанда мәгълүмати технологияләр ярдәмендә медицина хезмәтенең нәтиҗәлелеген һәм ала алырлыгын ничек арттыру турында фикер алыштылар

2018 елның 20 апреле, җомга

Бүген Казанда Казан медицина учреждениеләрен мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча күчмә утырыш узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгинов, Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенең директоры Равил Гарипов, шәһәр медицина учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар. Санлы технологияләр ярдәмендә медицина хезмәтенең нәтиҗәлелеген һәм хезмәтне ала алырлыгын ничек арттыру турында фикер алыштылар, аерым алганда, медицина учреждениеләренә «Татарстан Республикасы Электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүмат системасын кертү, «ТР Электрон сәламәтлек саклау» БДМС проектының коралы итеп балалар медицина кластерын оештыру, 2018 елда медицинада мәгълүматлаштыру системасының үсеш планнары һ. б. мәсьәләләрне кузгаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International