Европа иммунизация атнасы чикләрендә Әлмәттә балалар өчен бәйрәм узды

2018 елның 20 апреле, җомга

Әлмәтнең балалар сырхауханәсендә бәйрәм узды. Прививкалар ясарга нигә мөһим булганын медицина эшчеләре уен формасында яшь пациентларга сөйләде. Иммунизация – сәламәтлек саклавында казанышларның берсе, һәм бөтен дөньяда иң ала алырлык һәм нәтиҗәле яклау һәм төрле йогышлар белән көрәш чарасы дип танылган. «Перинаталь үзәге белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең мәктәп һәм мәктәпкә кадәр учреждениеләренә хезмәт күрсәтү өчен бүлекнең мөдире Гүзәлия Сафина  ата-аналар белән әнгәмәдә, бүген гражданин түләүсез вакциналаштыруга  хокуклы, дип басым ясады. Шул вакытта  яраткан әкиятләрнең геройлары балаларның күңелләрен ачтылар. Акция Европа иммунизация атнасы чикләрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International