«Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Шавалиев Рафаэль Фирнаял улы билгеләнде

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына  Шавалиев Рафаэль Фирнаял улы билгеләнде.

1974 елның 12 маенда туды.

1997 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады, 2002 елда – «Онкология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетының ординатурасын.

Хезмәт эшчәнлеге:

1997–1998 елларда – Казан дәүләт медицина академиясе гомуми һәм кичектергесез хирургия кафедрасының табибы-интерны;

1998–2000 елларда – Менделеевск үзәк район хастаханәсенең табибы-хирургы;

2000–2002 елларда – «Онкология» белгечлеге буенча клиник ординатура, Казан дәүләт медицина университетының онкология курсы белән хирургия авырулары кафедрасы;

2000–2007 елларда – Казан шәһ. «Шәһәр онкология диспансеры» КДПУ табибы-онкологы;

2007–2009 елларда – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе;

2009–2010 елларда – Казан шәһ. «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССУнең баш табибы;

2010–2018 елларда – «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы.

 

Медицина фәннәре кандидаты.

Татарстан Республикасының атказанган табибы (2013).

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының грамоталары (2005, 2010 еллар),  РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының грамоталары (2013 ел) белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International