ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «21нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Гайфуллин Рөстәм Фәиз улы билгеләнде.
1966 елның 6 сентябрендә туды.
1989 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлады, 1990 елда – «Хирургия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтының интернатурасын.
Хезмәт эшчәнлеге:
1989–1990 елларда – Республика клиник хастаханәсе хирургия бүлегенең табибы-интерны
1990–1993 елларда – Казан шәһ. 18нче номерлы шәһәр хастаханәсенең үлекле хирургия бүлегенең табибы-хирургы.
1993–2006 елларда – Республика клиник хастаханәсе хирургия бүлегенең табибы-хирургы;
2006–2010 елларда – Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табибның беренче урынбасары;
2010–2018 елларда – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы.
Татарстан Республикасының атказанган табибы (2013).