ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Зиатдинов Айрат Илгизәр улы билгеләнде.
1977 елның 7 октябрендә туды.
2000 елда «Педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады, 2002 елда – «Социаль гигиена һәм сәламәтлек саклауны оештыру» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетының ординатурасын. 2009 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлады.
Хезмәт эшчәнлеге:
2003–2005 елларда – Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең Авиатөзелеш районы сәламәтлек саклау бүлегенең дәвалау эше буенча җитәкче урынбасары;
2005–2008 елларда – Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең Вахитов районы сәламәтлек саклау бүлегенең башлыгы, Казан шәһ. Муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсенең Вахитов районы сәламәтлек саклау бүлегенең башлыгы;
2008 –2017 елларда – Казан шәһ. «4нче шәһәр сырхауханәсе» (Студентлар сырхауханәсе) ДАССУнең баш табибы;
2017–2018 елларда – Казан шәһ. «21нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең баш табибы.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде (2011 ел).