ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы «Татарстан Республикасында ашыгыч медицина ярдәме. Чынбарлык һәм перспективалар» дигән видеоконференция тәртибендә узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәшү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә (ТКҮРКПХ) Игелеклек көне узды. Медучреждение хезмәткәрләре Түбән Каманың Галимҗановлар гаиләсенә булышлык күрсәттеләр һәм Түбән Кама телерадиокомпаниясенең ел саен була торган акциясендә катнаштылар.


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

22 декабрьдә Зәй үзәк район хастаханәсендә балалар корпусы капиталь ремонттан соң ачылачак. Майданы  2331,2 кв.м. корпуста сырхауханә, стоматология сырхауханәсе, тәүлек буе эшли торган 18 койкага стационар һәм 28 койкага көндезге стационар  урнашачаклар. Ремонтка акча республика бюджетыннан бүленеп бирелде. Капремонт 2017 елның июнендә башланды.

Бөтен теләүчеләр туңмый торган күлнең төбенә төшеп,  әйлән-бәйлән уйный алачаклар. Шундый гадәти булмаган Яңа ел бәйрәм итү –шәһәр су астында йөзү клубының гореф-гадәтләреннән берсе.

Казанда «Көмеш фитнес» проектының җиңүчеләрен бүләкләү булды. Тугыз ай эчендә проектта алмашу процессларының бозылуы һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән 50 башлап 70кә кадәр яшьтәге  катнашучылар сәламәтләндерү физик йөкләнешне өч спорт-сәламәтләндерү клубларында уздылар, аларның һәр бересе   регуляр медицина күзәтү астында булды.   Әлеге проект алмашу процессларының бозылуы һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән өлкән яшьтәге кешеләрнең хәрәкәт активлыкны пропагандалауга юнәлдерелгән.                                                                                                                                                                                                                                          


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян әфәнде башлыгында Иран ислам республикасының делегациясе белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында булды. Очрашуда ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры  Альберт Кәримов катнашты. Очрашуны ачканда, берничә юнәлеш буенча Иран тәҗрибәсе Сәламәтлек саклау министрлыгына кызык дип, Адел Вафин белдерде. Шул санда, трансплантология, фармацевтика сәнәгате, белгечләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү юнәлешләре. Министр Иранга чакыру өчен рәхмәт, һәм иран тәҗрибәсен максималь өйрәнүгә әзер булуын белдерде. Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян әфәнде, үз чиратында, Татарстанга иран делегациясе визитының югары дәрәҗәдә оештыруын билгеләде һәм татарстан-иран элемтәләр алга табада да ныгыр дип, ышаныч белдерде. Иран бизнес-җәмәгатьчелегенең вәкилләре татарстан партнерлары белән хезмәттәшлек үстерүнең мөмкин вариантлары турында сөйләделәр.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар белән хәлне ничек үзгәртергә? Бүген Түбән Камада киңәшмәдә шушы мәсьәлә турында фикер алыштылар. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТКМР башлыгы Айдар Метшин, урынлы медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һәм депутатлар катнаштылар. Диалог темасы «2018-2020 елларга ТКМР һәм ТР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең кадрлар стратегиясе» программасы булды.

Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә «Язылучы көне» булды. Акция БРКХ хезмәткәрләренә һәм кечкенә пациентлар гаиләләренә Татарстанның әйдәүче басмаларының мөхәррирләре, корреспондентлары һәм фотографлары белән аралашырга һәм биредә үк ошаган  газетларга һәм журналларга подписка рәсмиләштерергә мөмкинлек бирде.

Бүген «21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башлык урынбасары Людмила Андреева һәм Казан шәһәр думасының депутатлары килеп киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International