Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәте 8 меңнән артык чакыру үтәде

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

2018 елның 9 апреленнән башлап 15 апреленә кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8134 чакыру керде.  

 

Җәмәгать урыннарына 1169 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6457– төрле авыруларга туры килде, аларның 220 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 51 инфаркт.  Бәхетсезлек очракларына узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 893 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 43 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 36 кеше зыян күрде, 14 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.

Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 22 тапкыр чыктылар, анда 3кеше зыян күрде.  Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 90 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 379 очракка кимеде (авырулар һәм бәхетсез очраклар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 12гә, ЮТҺ буенча – 9га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча – 12гә, бала табулар буенча – 4кә артты. Мөрәҗәгатьләр саны көчле миокард инфарктлары буенча 12гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 124кә артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.

 Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International