Сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сораулар бармы? Татарстанлылар өчен мәгълүмат!

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.

«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүматый системасына мөрәҗәгатьне https://uslugi.tatar.ru/open-gov адресы буенча калдырырга була.

«Халык контроле» системасы җәмәгать контроле механизмын төзү, гражданнар фикерләрен тикшерү, алар белән кире элемтә булдыру, халыкның көнүзәк мәсьәләләрен күзәтү һәм иҗтимагый-сәяси тормыш мәсьәләләре турында фикер алышу өчен бердәм мәгълүматый кырны оештыру максатларында эшләнде.

Медицина ярдәмен күрсәту, дару тәэминаты, шул санда авыртуны бетерә торган терапияне ала алырлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен «кайнар элемтәнең» (843) 231-20-70 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Медицина хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү мәсьәләләре (хезмәт хакын арттыру, хезмәт өчен түләүдә бозылулар мәсьәләләре) буенча (843) 231-79-40 номеры буенча мөрәҗәгать итегез. «Кайнар элемтә»  телефоны буенча мөрәҗәгать иткән медицина хезмәткәре үз ФИО, вазыйфасын һәм аның тулы исемен, шулай ук медицина хезмәткәре эшләгән учреждениесенең адресын хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International