ТКҮРКПХдә ремонттан соң 1нче номерлы хирургия бүлегенең эше башланып китте

2018 елның 13 апреле, җомга

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә 1нче номерлы хирургия бүлегенең ремонты тәмамланды. Хирургия бүлеге  урнашкан 3нче номерлы дәвалау корпусын 1984 елда эксплуатациягә керттеләр. Шуннан бирле бүлектә ремонт өлешчә үткәрелде. Нәкъ менә шуңа күрә хастаханә администрациясе агымдагы ремонтны бүлекнең ремонтланмаган өлешендә уздырырга дип карар кабул итте. Хәзер анда бөтен санитар нормалар һәм таләпләр үтәлгән. Билгелик, 1нче номерлы хирургия бүлеге иң мөһим бүлекләрнең берсе булып тора. Ел саен ТКҮРКПХнең ике хирургия бүлегендә 4 меңнән артык кеше оператив дәвалауны уза. 2017 елда лапароскопик холецистэктомия, герниопластика, аппендэктомия кебек эндоскопик операцияләрнең төрләрен үткәрә башладылар. Панкреонекроз булганда азинвазив операцияләр, бавыр кисталарын эндоскопик алдыру. Елга 300дән артык пациентка операция ясыйлар. Шулай ук хирурглар югары технологияле операцияләр үткәрәләр: кан тамырларында ике этаплы операция, бот аорталарын шунтлау, бот-тез асты шунтлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International