Бүген «Мирас»спорт комплексында «Тонусны чәй белән күтәрәбез – алкогольне кабул итмибез!» дигән алкоголизм профилактикасы буенча акция узды. 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенең медицина психологы И.М. Рыбакова һәм «Ковчег» ПТО тернәкләндерү үзәгенең белгече Э.И. Әхтәмова КФТТУ студентларына һәм хезмәткәрләренә алкоголь бәйлелек вакытында килеп чыккан психологик һәм физик мәсьәләләре турында сөйләделәр.
Кунакларга хастаханәнең кабул итү-диагностик бүлеген, тикшеренү кабинетларын, манипуляцион, реанимацион залларны, дәвалау тернәкләндерү кабинетларын күрсәттеләр.
Ишетү сәләтенең; бозылуы белән кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәр ярдәме белән чакыра алалар. Моның өчен 8987-297-41-36 телефон номеры буенча хәбәр җибәрергә мөмкин була.
«Ел табибы - Ак чәчәкләр» Республика конкурсының җиңүчеләре – Яр Чаллы шәһ.Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары стажировканы Германиянең әйдәүче клиникаларында узалар. Исегезгә төшерик, Чаллы медиклары «Уникаль очрак» номинациясендә җиңделәр. Аларның тырышлыгы белән автомобиль һәлакәтендә зыян күргән 28-яшьлек ир кеше тулы сыйфатлы тормышка кайтарылды. Лауреатларга бүләкләрдән берсе чит илләрдә стажировкага грант булды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хезмәткәрләре ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин башлыгында моңа кискен мохтаҗ булган кешеләргә коткару һәм тормыш бүләк итү өчен «Тормыш могҗизасын бүләк ит!» дигән донор акцисендә катнаштылар. Рөстәм Заһидуллин Республика кан үзәгенә иң беренче килде – иртәнге сәгать 8. Бүген министрлык вәкилләре ярдәмендә кан банкы 24л 681 мл тулыланды.
15 декабрьдә Республика клиник онкология диспансерында татарстан хирургы, профессор, эндоскопия өлкәсендә беренче белгеч булган Владимир Юрий улы Муравьев юбилеена туры китерелгән Бөтенроссия фәнни-гамәли «Диагностик һәм оператив эндоскопиянең хәзерге заман аспектлары» дигән конференция узачак. Конференция ачылуында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашачак.
Медикларның төп бурычы – 2020–2025 елларга сәламәтлек саклау өлкәсендә төп мәсьәләләрне этаплап хәл итәргә чакырган «Халык ышанычы медицинасының» юл картасын эшләп чыгаруга өлеш кертергә. Сессиядә кабул ителгән иң яхшы карарлар 2018 елның февралендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга тәкъдим ителәчәк.
Конференциядә агымдагы елның 10 ае эчендә ТР сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел онкология кабинетларының эшчәнлек йомгакларын ясаячаклар, Татарстан Республикасы халкына онкологик ярдәм күрсәтү системасы, Россиядә һәм Татарстанда паллиатив һәм хоспис ярдәм күрсәтү системасы турында, паллиатив хезмәтнең үсеш юнәлешләре һәм яңа мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар.
Бүген Алексеевск районында, Казан – Оренбург а/ю 90нче км, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 зыян күргән кеше авыр хәлдә Алексеевск ҮРХнә тапшырылды, 3 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Чистай ҮРХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына Алексеевск ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.
Семинар барышында психоактив матдәләрне яшүсмерләр куллану мәсьәләләре турында һәм аларның организмга зыянының йогынтысы турында фикер алышылды. Педагогларда йогышлы-тире авыруларын профилактикалау мәсьәләсе зур кызыксыну уятты.