Чистай районында Бөтендөнья Сәламәтлек көненә туры китерелгән профилактик акция узды. Шулай итеп, җирле Сәламәтлек үзәгендә халыкны скрининглы тикшерү узды. Барлык теләүчеләр артериаль кан басымын үлчи, гәүдәнең масса индексын белә, күрү сәләтен тикшерә һәм медиклар киңәшләрен ала алдылар. Районның яшь халкы өчен һөнәри инструктор җитәкчелегендә махсус дәвалау гимнастикасы узды. Балалар гәүдәне ныгытуга һәм мускулларның бөтен төркемнәрен үстерүгә булышучы күнегүләрне бик теләп башкардылар. Сәламәтләндерү гимнастикасына медицина хезмәткәрләре үзләре дә кушылдылар. Алга таба балалар күрү сәләтен ныгыту өчен булган гимнастикада катнаштылар. Ахырда балаларга брошюралар тараттылар, алар ярдәмендә күзләр өчен гимнастиканы мөстәкыйль эшләп булачак.