2018 елның 2 апреленнән башлап 8 апреленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8513 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1045 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6806– төрле авыруларга туры килде, аларның 208 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 60 инфаркт. Бәхетсезлек очракларына узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 912 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 342 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 10 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 86 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 493 очракка кимеде (авырулар исәбенә). Җәмәгать урыннарына 21 чакыруга азрак керде. Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 13кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 12гә кимеде. Мөрәҗәгатьләр саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча – 11гә, бала табулар буенча – 2гә, ЮТҺ буенча – 2гә артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.