ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы вазыйфасына Фикус Фараш кызы Мортазина билгеләнде.
1970 елның 26 апрелендә Татар АССР Чирмешән районының г. Ибраево-Көрәле с. туды.
1992 елда Алабуга дәүләт педагогик институтын тәмамлады. 2004 елда – «Юриспруденция» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университетын.
Хезмәт эшчәнлеге:
1990–1998 еллар – М. Вахитов ис. Гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
2004–2005 еллар – «КАМАЗ» ААҖ Хокукый эш департаментының юрисконсульты;
2005 ел – Яр Чаллы шәһ. Администрациясе хокук идарәсенең аналитик һәм хокукый эш бүлегенең әйдәүче белгече;
2005–2006 еллар – «Пласт-СТ» ҖЧҖ юрисконсульты;
2006–2009 еллар – «Пласт-СТ» ҖЧҖ хокукый мәсьәләләр буенча директор урынбасары;
2010 ел – «МИА-СТРОЙ» ҖЧҖ хокукый мәсьәләләр буенча директор урынбасары;
2010–2014 еллар – Шәхси эшмәкәр;
2016–2017 еллар – Россия ЭЭМ КЮИ юрисконсульты;
2017–2018 еллар – «Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы» ДБҺББУнең кадрлар буенча инспекторы.
Кияүдә, өч баласы бар.