ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда II Регионара фәнни-гамәли «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Идел буе федераль округының конференциясе эшен башлады. Чара Россиянең әйдәүче галимнәрен, йогышлы авырулар өлкәсендә белгечләрне, эпидемиология белгечләрен, терапевт-табибларны, гомуми практика табибларын һәм педиатрларны җыйды.

7 табиб һәм 13 урта медперсонал вәкиле Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпитале биналарында  эшли башладылар. Бүген учреждениенең яңа хезмәткәрләрен тәбрикләделәр һәм вакыйганы бәйрәм концерты белән билгеләделәр. Учреждениенең баш табибы Ләлә Камалетдинова яшь медицина хезмәткәрләренә игелекле юл теләкләре белән мөрәҗәгать итте һәм медикларның авыр эшләрендә уңышлар теләде.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Чистай үзәк район хастаханәсендә ВИЧны профилактикалау буенча акция узды. Хастаханәнең медицина хезмәткәрләре яшьләр арасында анкетлаштыру үткәрделәр һәм мәкерле авыруның йогышлану юллары, аны профилактикалау турында сөйләделәр. Медиклар Чистай политехник көллият һәм Чистай медицина училищесы студентлары белән аралыштылар.

«Түгәрәк өстәлдә» катнашучылар проект концепциясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының шушы  инициативасын кертү вакытында  административ процесслар һәм көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар, оешма эшчәнлегенең административ процессларын һәм бәяләү инструментларын карап тикшерделәр.                   

Акция барышында акция оештыручылары студентларга беренче адым ясарга– бер көн булса да тәмәке тартмаска тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта җәмгатьчеләр тәмәке тартудан тыелу чорында, 8(843) 562-564-0 кайнар элемтә телефоны буенча киңәш биреп, үз ярдәмнәрен тәкъдим итә.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә сөт бизенең яман шешен профилактикалау буенча айлык уза. Бөтен теләүчеләр, кем диспансерлаштыруга тиеш түгел, түләүсез маммографик тикшерүне үтә алалар. Сүз 39 яшьтән олырак хатыннар турында бара. Белгечләр бу тикшерүне елга бер тапкыр үтәргә киңәш итәләр. Айлык чикләрендә тикшерүгә юллама  аларга кирәкми. Маммографияне  чират тәртибендә үтәргә була.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бу операция өстенлеге – фотодинамик терапия (ФТД) сәламәт тукымаларга зарар китермичә, сайлап, рак күзәнәкләрен бетерә. Шуның нәтиҗәсендә, терапиядән соң бетерү вакытында ялангачланган әгъза каркасын сәламәт күзәнәкләр тутыралар.

Бүген Казанда XIV Россия «Педиатрия һәм балалар хирургиясе Идел буе федераль округында» дигән конгресс ачылды. Конгресста 2 меңнән артык белгеч катнаша: Россия территорияләренең аналыкны һәм балачакны саклау хезмәтләренең җитәкчеләре, Татарстан һәм Россия регионнарының сәламәтлек саклау идарәләре органнарының баш белгечләре, балалар хастаханәләрнең, сырхауханәләренең, балалар диагностик үзәкләренең баш табиблары, РФ һәм чит илләрнең педиатрия һәм балалар хирургиясе өлкәсендә әйдәүче галимнәре, табиблар-педиатрлар, балалар хирурглары, травматологлар-ортопедлар, балалар урологлары, балаларның йөгышлы авырулары табиблары, балалар неврологлары, неонатологлар, гастроэнтерологлар, балалар стоматологлары.

Бүген Әлмәт районында, Урсалы поселагыннан 5 км, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, балалар юк иде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә «Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 2 фельдшер бригадасы чыкты.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

«Бородабрь» акциясе чикләрендә ПСАга анализ тапшырган 13 ирдә нормадан читкә чыгу ачыкланды. «Ак-Барс», «Уникс», «Синтез» кебек спорт командаларының эре матчлары вакытында иртә диагностикалау максатында канда простатик  үзенчәлекле антигенга (ПСА) түләүсез анализ тапшырырга  мөмкин булды. Тест ясау «МЕГА» СҮ территориясендә дә узды. Барысы акция вакытында түләүсез тестны 124 кеше узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International