2017 елның 1 декабрендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә (Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Оренбургский тракт ур., 138, 9нчы блок) өзлексез медицина белем бирү проекты чикләрендә белем бирү кредитларны язып кую белән Хирургларның Россия җәмгыятенең Бөтенроссия «Көчле перитонит, абдоминаль сепсис хирургиясе» дигән мәктәп булачак. Мәктәптә «А.В.Вишневский исемендәге Хирургия институты» ФДБУ директоры, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штатан тыш белгече хирургы, РФА академигы, медицина фәннәре докторы, профессор А.Ш. Ревишвили он-лайн катнашачак. Чара 11.00 сәг. башлана.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Корпоратив университының хезмәткәрләре пациентлардан интервью алдылар, төркем үзара тәэсир итешү өлкәләрендә мәсьәлә зоналарын ачыклау максаты белән хезмәткәрләрне анкеталаштырдылар, кадрлар бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен «Компетенцияләр моделен кертү» дигән тренинг уздырдылар. Анда проект презентациясе күрсәтелде, аның максатлары һәм гамәлгә ашыру юллары яңгырадылар. Программа максаты – Татарстан Республикасы медицина белгечләрендә югары сыйфатлы пациентка юнәлдерелгән ярдәм күрсәтү өчен кирәкле белемнәрнең, компетенцияләрнең һәм мәдәниятнең яңа дәрәҗәсен формалаштыру.
Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) Республика клиник хастаханә хезмәткәрләре эшләп чыгарган уйлап табуга патент бирде. Уйлап табу максаты ликворрея үсеше төрендә операциядән соң цзлегүләр рискын киметүдә тора. Яңа уйлап табуның авторлары – 1нче номерлы нейрохирургия бүлегенең мөдире Т.А. Бикмуллин һәм югары категорияле табиб-нейрохирург Э.Р. Барыйев. Уйлап табу нейрохирургиягә бәйләнешле һәм Арнольд-Киари аномалиясе белән авыручыларны дәвалау өчен билгеләнгән.
30 ноябрьдә Казан шәһ. («Корстон» КСКК) Татарстан Республикасы Кан хезмәтенең 85-еллыгына багышланган V фәнни-гамәли «XXI гасыр трансфузиологиясе. Көчле зур кан югалту. Нәтиҗәле практикалар» дигән конференция булачак.
Билгеләргә кирәк, хәзерге вакытка проектта 90 кеше катнашты. 2018 елда «Аеклык ноктасы» проекты буенча эшне дәвам итәргә планлаштырыла.
7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә « Команда көче» дигән стратегик конференция булды. Конференцияне бизнес-тренер, арт-терапевт Татьяна Савельева уздырды. Конференция Корпоратив университетының проект үсешен гамәлгә ашыру чикләрендә булды. Конференция максаты – корпоратив кыйммәтләрне һәм карашларны билгеләргә. Конференция вакытында көндәлек тормышта һәм стресс хәлләре вакытында үз-үзеңне тоту стратегиясенең мөмкинлекләрен билгеләү өчен төрле методикалар, шулай ук җитәкче лидер компетенцияләр кулландырылды. Шуның өстән конференция чикләрендә хастаханә хезмәткәрләре яңа коучинг карашларына өйрәнделәр. Конференция ахырында Команданың 6 иң мөһим кыйммәте билгеләнде: команда эше нәтиҗәлелеге, пациент һәм аның сәламәтлеге иң элек, җаваплылык, һөнәри үсеш, рәхәтлек өчен эш.
Конференция эшендә төрле Россия регионнарыннан акушерлар-гинекологлар, онкологлар, лаборатор диагностика буенча белгечләр (цитологлар), патологик анатомия белгечләре һәм сәламәтлек саклауны оештыручылар, шулай ук чит ил вәкилләре катнаштылар.
Медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының сәламәтлек саклауда менеджмент кафедрасы доценты Лилия Саләхова башлыгында «Сыйфат менеджменты системасын эшләп чыгару һәм медицина оешмасына кертү» дигән цикл тыңлаучылары яңа 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә килеп киттеләр. Кунакларны учреждениедә сыйфат менеджменты системасы белән таныштырдылар. Атап әйткәндә, директор Илдар Закиров һәм медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова кунакларга медицина реабилитациясе бүлеген, хатын-кызлар консультациясен, ирләр сәламәтлеге үзәген, онкология диспансерының филиалын күрсәттеләр. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Дуслык сырхауханәсе – татарстан стандарты» концепциясе тәкъдим ителде.
Казан дәүләт медицина академиясендә Россия ашыгыч медицина ярдәменең җәмгыяте «Ашыгыч медицина ярдәме табибларының Казан мәктәбе» дигән Республика пилот белем бирү проекты чикләрендә «Көчле экзоген агуланулар. Клиника. Диагностика. Ашыгыч медицина ярдәмен госпитальгә кадәр этапта һәм стационар ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә күрсәтү» темасына семинар булды. Семинарда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан 90 табиб һәм фельдшер катнашты., Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББУнең ашыгыч медицина ярдәме кафедрасы доценты, Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның табибы токсикологы, мед.фән.канд. Ф.Я. Халитов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш токсикологы А.Р. Насыйбуллина, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч медицина ярдәме буенча баш штаттан тыш белгече М.М. Воронцова докладлар белән чыгыш ясадылар.
50 яшьтән башлап 69 яшькә кадәр ирләрнең бүген, 27 ноябрьдә Түбән Камада, «Нефтехимик» боз сарае территориясендә «Нефтехимик - Салават Юлаев» матчы алдыннан простатик үзенчәлекле антигенга (ПСА) түләүсез анализ ясарга мөмкинлек булды. 18.00 сәг. башлап боз сарае катларында простатик үзенчәлекле антигенга кан тапшыруга 4 пункт оештырылды.