Бүген Казанда 22нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылды. Ул республикада көнүзәк тенденцияләрне һәм медицина тармагы үсешенең динамикасын тәкъдим итүче төп чараларның берсе.
Бүген Казанда Бөтенроссия «Ультратавыш диагностикасында хәзерге заман юнәлешләре» конференциясе ачылды. Конференцияне ачуда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.
2017 елның 18 октябрендә Әлмәтнең сәламәтлек саклау идарәсенең актлар залында Татарстан Республикасы балаларына педиатрия ярдәмен күрсәтү сыйфатын яхшырту, табиб педиатрларның һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү максаты белән «Хәзерге заман педиатриянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш учреждениеләренең педиатрлары һәм неонатологлары катнаштылар.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре төрле авыруларны дәвалау өлкәсендә иң яңа тикшеренүләр турында мәгълүмат алачаклар, сәламәтлек саклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар, эшмәкәрләр сәламәтлек саклау оешмалары өчен үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, ә шәһәрдә торучылар түләүсез медицина тикшерүләр үтә алачаклар.
Казан Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең табиблары һәм фельдшерлары үз практикаларыннан хикәяләр белән бүлештеләр – татарстанлылар медиклар тормышыннан иң кызыклы хикәя өчен тавыш бирә алалар. Һttp://www.wday.ru/stil-zhizny/vibor-redakcii/skoraya-pomosch9/ адресы буенча Woman’s day сайтыда тавышлар бирү җибәрелде.
26 октябрьдә Корстонда Бөтенроссия «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән шәфкать туташларының конгрессы ачылачак. Ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Профессиональ медицина оешмалары союзы булышлыкларында Татарстан Республикасы Шәфкать туташлары ассоциациясе һәм «Казан Экспо» белән оештырылган.
Бөтендөнья сәламәт ашау көненә туры китерелгән лекция Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалында узды.
Студентларга дөрес ашау һәм организмны сәламәт итеп саклап калу өчен кирәкле туклыклы матдәләр турында сөйләделәр. Моннан башка, лекция чикләрендә яшь кешеләргә физик активлык турында анкетаның сорауларына җавап бирергә тәкъдим иттеләр. Сорашу мәгълүматлары буенча, студентларның төп өлеше актив яшәү рәвешен алып бара һәм физик сәламәтлек саклауны күзәтеп тора.
Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар телефоны», шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интернет-кабул итү бүлеге «Гражданнар мөрәҗәгате» эшли.
18 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылачак. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре төрле авырулар дәвалау өлкәсендә иң яңа тикшеренүләр турында мәгълүмат алачаклар, коллегалары белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар, бизнесменнар сәламәтлек саклау оешмалары өчен үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, ә шәһәрдә торучылар түләүсез медицина тикшерүләр үтә алачаклар.
Халыкка уңайлы булсын өчен вакциналаштыруның мобиль пунктлары һәм Әлмәтнең сәүдә үзәкләре территориясендә эшләүче махсуслаштырылган бригадалар булдырылды. Акция кысаларында 14 һәм 15 октябрьдә Әлмәт үзәгендә һәм Түбән Мактамада 325 шәһәр кешесе прививка ясатты.