ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенең коллективы төрле белгечлекнең 8 табибы белән тулыланды.

Экскурсия «Чаллыда эшлә!» дигән шәһәр акциясе чикләрендә узды. Балалар беренчел кан тамырлары үзәгендә, интенсив терапия бүлегендә булып кайттылар, инсультны кичергән авыручыларны тәрбияләү буенча мәктәп ничек эшли турында белделәр. Операцион блок яныннан да узып китмәделәр. Ул өлкән класста укучыларның аерым кызыксынуын чакырды. Ахырда укучылар белгечләргә сораулар бирә алдылар һәм хастаханә җитәкчелегенә кызык экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.

Балалар республика клиник хастаханәсендә кечкенә пациентларның ата-аналары катнашкан «Чыгу мәктәбе» узды. БРКХнең балалар  травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков ата-аналарга өйдә, урамда, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, спорт белән шөгыльләнү вакытында, юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар җәрәхәтләренең иң еш булган сәбәпләре турында сөйләде. Ул җәрәхәтләр белән куркыныч хәлләрне булдырмауның мөһимлегенә игътибар итте.

Урта буынның яшь белгечләре өчен тренинг Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә узды. Коммуникатив күнекмәләр үсешенә практик  дәресләр үткәрделәр, шулай ук медхезмәткәренең пациентлар белән нәтиҗәле үзара йогынты ясауның төп өлешләрен карап тикшерделәр. Тренинг нәтиҗәсендә медицина оешманың урта медперсоналы эшенең төп психологик аспектлары турында диалог форматында фикер алыштылар.

20 октябрьдә Казанда IV Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Мэйо клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференция ачылачак. Ул корпоратив мәдәниятны һәм команда эшен төзү мәсьәләләренә багышлана.

БРКХдә Екатеринбургның 1нче номерлы өлкә балалар клиник хастаханәсенең һәм 3нче номерлы үзәк шәһәр хастаханәсенең җитәкчеләре белән очрашу булды.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

КБМҮнең перинаталь үзәгендә бу ел эчендә биш меңенче бала туу кабул ителгән. Иртәнге 5 сәгатьтә Чаллыда яшәүче хатынның 3400 гр авырлыклы һәм 52 см буйлы малай дөнья күрде. Гаиләдә ул икенче бала булды.  2016 елда Автоградта биш меңенче бала 16 сентябрьдә төркәлгән иде.

Казанда Татарстан Республикасы суд-медицина экспертларының 51нче фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Быел чара тикшеренүнең химик, биохимик һәм гистологик алымнарына, шулай ук суд медицинасында информацион технологияләренә багышланган.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин 22нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсен ачу чикләрендә үзенең артериаль кан басымын һәм канда глюкоза дәрәҗәсен белде.

Бүген Казанда 22нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылды. Ул республикада көнүзәк тенденцияләрне һәм медицина тармагы үсешенең динамикасын тәкъдим итүче төп чараларның берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International