ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең икенче сырхауханәсе җирлегендә пациентлар өчен «Йөрәккә ярдәм» дигән мәктәп узды. Сүз йөрәкнең ишемик авыруы турында барды. Түбән Кама районы буенча сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш кардиологы, халыкка медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Изюм Хәмидуллина, 2нче номерлы сырхауханә мөдире, табиб-кардиолог Светлана Попова һәм табиб- кардиолог Светлана Ишелина лекцияләр белән чыгыш ясадылар.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Кама балалар медицина үзәге рәссәмнәр һәм фотографлар белән бергә йөклеләрнең боди-арт фестивален оештырдылар. Йөклелек патологиясе бүлегендә дәвалауда булучы пациенткалар анда катнаша алдылар.

Бүген 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенә эш визиты белән Мәскәүнең информацион технологияләр департаменты делегациясе килеп китте. Кунакларга «Татарстан Республикасының электрон сәламәтлек саклавы»  Бердәм дәүләт информацион системасында оешманың эшен, пациентка тавышлы һәм визуаль хәбәр итү белән электрон чиратны күрсәттеләр.

Бүген  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы  Министрлар кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәшү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды. Анда 2014–2016 елларда Татарстан Республикасы Яшел Үзән һәм Чистай муниципаль районнарының  СПИД белән көрәшү буенча ведомствоара комиссияләр эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференция тәртибендә республика муниципалитетлары катнашуы белән узды.      

2016 елның 15 декабрендә I  Регионара фәнни-гамәли  «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән  Идел буе федераль округының конференциясе булачак. Конференция максаты – ИФО субъектларында йогышлы авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча һәм йогышлы патология белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү буенча тәҗрибә белән уртаклашу. Конференция чикләрендә Идел буе федераль округы субъектларында йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгечләрнең киңәшмәсе булачак. Конференция эшендә Идел буе федераль округының бөтен регионнарыннан йогышлы авырулар өлкәсендә белгечләр, эпидемиологлар, табиблар-терапевтлар, гомуми практика табиблары, педиатрлар, шулай ук Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әйдәүче галимнәре, югары медицина уку йортларының профильле кафедралар фәнни хезмәткәрләре катнашалар. Конференция чикләрендә йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре карап тикшерәләчәк: респиратор трактның йогышлы авырулары, вируслы гепатитлар, ашказаны-эчәк трактының, үзәк нерв системасының йогышлы авырулары, табигый-учак йогышлары, герпетик йогышлар, йогышлы авырулар клиникасында кичектергесез хәлләр, йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы.

Казан шәһ. 63нче номерлы балалар бакчасында авыз куышлыгы гигиенасы темасына сәламәтлек дәресе узды. Чараның ахырында стоматолог кечкенә пациентларның  авыз куышлыкларын савыктыру уздырды.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Биектау үзәк район хастаханәсендә православие гыйбәдәт бүлмәсе ачылды. Бүлмәне хастаханә пациентлары һәм медицина хезмәткәрләре булуларында Биектау округының Благочин атасы Виталий Ульянов һәм район хастаханәсенең баш табибы Рамил Зиатдинов ачтылар.

Ашказаны-эчәк тракты авырулары халыкның бөтен группаларында очрый, һәм алар – башка органнарның патологияләре арасында иң таратылганнарның берәүләре. Халыкның  95% шул яисә башка дәрәҗәдә гастроэнтерологның тәртипле консультацияләренә мохтаҗ.

Онкология авырулары белән көрәшү елын уздыру чикләрендә Түбән Камада торучы өлкән кешеләрне профилактик карап тикшерү традициягә керде инде. Шулай, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе стоматология сырхауханәсенең белгечләре Түбән Кама ветераннары йортына барып чыктылар.

Яр Чаллыда онкология авырулары белән пациентлар һәм аларның туганнары өчен  Татарстан Республикасының һәм Идел федераль округының баш онкологы, КДМА ректоры, профессоры Рөстәм Хәсәнов катнашуында мәктәп узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International