ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 14,15,21,22 декабрендә ТР Сәламәтлек саклау министырлыгының Республика кан үзәгендә (Казан, Җиңү проспекты, 85) «Минем уникаль каным  гомер коткара!» дигән акция  узачак. Чара тискәре резуслы сирәк группалар белән кан банкы резервын тулыландыру максаты белән оештырыла. Акция  көннәрендә мөрәҗәгать иткән бөтен донорларны бүләкләр көтә.

Чираттагы «Пациент мәктәбе» Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалында узды, анда белгечләрнең  пациентлар белән ачык әңгәмә ачылды. Авыру вакытында яшәү сыйфатын ничек күтәрергә, сәламәтләнү юллары һәм дәвалану факторлары турында сөйләделәр.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең мәгълүматлары буенча, шушы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча диспансерлаштыруны 28166 Түбән Камада торучы узды. Сырхауханәләргә тагын 5 меңгә якын кеше барып җитмәде. Бу елда диспансерлаштыру чикләрендә Түбән Кама районында беренче тапкыр төрле авырулар 9357 кешедә ачыкланды.

2016 елның 5 декабреннән башлап 11 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8828 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1126 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7121 – төрле авыруларга, шул санда 152 инсультка һәм 50 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 93 тапкыр чыктылар.

35нче Казан мәктәбенең өлкән класслар укучыларының уку көннәре 5нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсенең баш табибы белән очрашудан башланды. Илнур Фәйзрәхманов бүген укучыларга үзенең стоматолог һөнәре  турында сөйләде.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Түбән Камада янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә ( 9сәг.30мин мәгълүматлары буенча) 11 кеше зыян күрде, аларның 5се һәлак булды. 5 зыян күргән кеше авыр хәлдә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә тапшырылды. Бер зыян күргән кеше амбулатория дәвалавына җибәрелде. Янгын урынына ашыгыч медицина ярдәменең 2 табиб һәм 1 фельдшер бригадасы чыкты.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына  «Халык тикшерүе» ТР ДМС чикләрендә «Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категорияләре буенча түбәндәге белдерү кагәзләре керәләр:

• пациентлар тору шартлары;

• пациентларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләре;

• кабул итү тәртибе белән бәйле мәсьәләләр;

• оешмаларның материаль-техник шартлары;

• сәламәтлек саклау оешмасына янәшә булучы территорияне төзекләндерү;

• шәхси клиникаларга зарлану;

•  сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең ихтияҗларына түләүсез медицина хезмәтләре өчен пациентлардан акча сорау һәм коррупция фактлары;

•инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтле төркемнәр өчен уңайлы мохит төзү (пандуслар, тоткычлар, керүләр җайланмалары (киң ишекләр), баскычлар, бина эчендә хәрәкәт юллары;

медицина оешмаларының ябылуы.

Бүген Казанда Казан дәүләт медицина академиясе җирлегендә беренче тапкыр Идел буенда бөерне беренче күчереп утыртуның 25-еллыгына багышланган Республика фәнни-гамәли «Татарстан Республикасында трансплантологиянең көнүзәк мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары» дигән конференция узды.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «18нче номеры Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Ринат Сәгыйть улы Залалдинов билгеләнде.

Бүген Мамадыш муниципаль районында берьюлы өч объектның ачылуы булды: «2012-2016 елларга  Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» программасы буенча төзелгән Мамадыш районының Уразбахты саласында фельдшерлык-акушерлык пунктын, Көек-Ерыкса саласында табиб амбулаториясен, «Мамадыш РҮХ» ДАССОның патологоанатомик бүлеген.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International