Рейтингны төзү вакытында 46 665 терапевт-табибы буенча мәгълүматлар эшкәртелде, алар арасында 69 регионнан 37 607 табиб сайланышта катнашты.
Сугышлар ветераннары өчен госпитальдә персоналны үстерү буенча программаның чираттагы этабы башланды. Программаның максаты – коллективны туплау, шәхесара бәйләнешләрне оптимизацияләү һәм программада һәр катнашучының шәхси үсүе.
«Корстон» КСККда конференцияне Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев ачты. «Без халыкара стандартларга карыйбыз һәм эксперт тикшерүләр ясыйбыз: безнең республикабызның сәламәтлек саклау системасы нинди хәлдә тора. Мэйо Клиникасы – безнең өчен үрнәк. Без беренче адымнарны гади гына ясамыйбыз, без инде актив эшлибез. Безгә Мэйо Клиникасы коллегаларыбыздан дус күрсәтеп бирүләр дә кирәк. Аларның ярдәмендә без кыска вакыт эчендә яңа стандартлар буенча эшли башлый алабыз», – дип билгеләде ул.
Бүген 14 сәгать 45 минутта Әлмәт районында, Молодежный поселогыннан ерак түгел, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күрде, балалар юк. Ике кеше ЮТҺ урынында үлде.
«Сәламәтлек атнасы» Казан шәһ. 24нче номерлы балалар бакчасында узды. Акция чикләрендә балалар өчен балаларда стоматологик авыруларның профилактикасына юнәлдерелгән чаралар һәм «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дигән флешмоб уздырылдылар.
Яр Чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең хосусый медицина оешмаларының вәкилләре белән очрашуы Яр Чаллыда узды. Сәламәтлек саклау җитәкчесе Олег Сабаев киңәшмә катнашучыларын сәламләде һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт һәм хосусый секторларның үзара ярдәм итешү тармагында кызыксындыруны чагылдырды.
Казанда башланган түләүсез ВИЧка тикшерү буенча Бөтенроссия акциясе үз эшен дәвам итә. Исегезгә төшерик, ВИЧка аноним тикшерү мәйданчыгы «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә ачылды. Акциянең өч көнлек эше эчендә ВИЧка тестны 424 кеше бирде.
Илдар Фатыйхов катнашучыларны сәламләде һәм министрлыкның максатлары һәм бурычлары белән таныштырды, яшь-җилкенчәкләрнең сорауларына җавап бирде. Очрашу ахырында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары аларга уңышлар теләде.
Ашказан-эчәк трактына зыян китерүче онкология авырулары һәм башка яман шешләр турында «ТКРҮКХ» ДАССОның онкология бүлеге мөдире, Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсенең баш онкологы Марат Хәйруллин сөйләде.
«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО белгечләре «Ярдәм» дәвалау-укыту үзәгендә «Күрү буенча чикләнгән мөмкинлекләр белән пациентларга киңәшләр һәм күрү әгъзаларының ялкынсыну авыруларын профилактикалау» темасына лекция уздырдылар.