ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

29 октябрьдә, Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көнендә, Регионара клиник-диагностик үзәгенең җирлегендә эшләүче Республика баш кан тамырлары үзәгенең табиблары лекцияләр һәм мастер-класслар уздырачаклар. Аларның максаты – инсульт профилактикасы.


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттан тыш коллегиясе бүген Казанда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә булды.

21–23 октябрьдә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә психотерапия өлкәсендә танылган белгеч Т.Ю. Колошинаның «Паникалы атакалар һәм аларның терапиясе» авторлык семинары булды.

Түбән Камада беренче тапкыр йөкле хатыннарга грипптан прививкалар ясау башланды. Шәһәргә «Гриппол +» вакцинаның 360 дозасы килде. Хәзер вакцина Түбән Кама шәһ. 1нче һәм 2нче номерлы сырхауханәләре арасында бүленде.

Бүген Түбән Камада 506 ВИЧ-йогышлы пациент учётта тора. ВИЧ-йогышы диагнозы бу елда 70 Түбән Камада торучыга куелды.

Казан дәүләт медицина университетының актлар залында махсус рәвештә булачак әниләр һәм бәбиләр өчен  La Primavera оркестры башкаруында  классик музыка яңгырады. Репертуар акушерлар-гинекологлар белән сайланды. Концертта йөклелеккә һәм бала табуга уңайлы тәэсир итүче Моцарт, Штраус, Сәйдәш һ.б. әсәрләре яңгырадылар.

2016 елның 17 октябреннән башлап 23нә кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 8158 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1293 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6287 – төрле авыруларга, шул санда 163 инсультка һәм 46 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Лаеш районының озын гомерле кешесе Вилдан Гарип улы Гариповта кунакта булып кайтты. Бу елның июлендә Вилдан бабай 100-еллык юбилеен билгеләде.

Кунакларга пациентлар логистикасын, дәвалау оешманың техник җиһазландыруын күрсәттеләр: электрон чират системасын, сырхауханәнең һәр катында урнашкан мониторларны, иң яңа медицина диагностика җиһазларын, киң һәм комфортлы көндезге стационарны, аякка бастыру дәвалауның бүлеген. Аерым кызыксынуны профилактик карап тикшерүләр бүлеге кузгатты.

Яр Чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең хезмәткәрләре Яр Чаллы медицина көллияте студентлары белән бергә гадәттәгечә гомум-шәһәр шимбә өмәсендә актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International