ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Түбән Кама район үзәк күп  профильле хастаханәсенең ике табибы   Россия табиблары рейтингына керделәр – ул сырхауханәдә эшләүче    Татьяна Ибашева һәм Ольга Карамова. Төрле эш стажы   һәм төрле дәвалау алымнары. Илнең иң яхшы терапевтлар санына керү өчен нинди сыйфатлар кирәк?

Акция максаты белем бирү төстә булды, ул стоматология авыруларының профилактикасына багышланды. Акциядә 75 кеше катнашты. Дәресләр чикләрендә гигиеник күрсәткечләрне билгеләделәр, иң актив катнашучыларга авыз куышлыгының һөнәри чистартуын уздырдылар.

Кайбыч районы үзәк хастаханәсендә Донор көне узды. Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы хезмәткәрләре кан бирергә теләүчеләрнең саны белән гаҗәпләнделәр – кан бирергә 100 артык кеше килде. Барысы акция чикләрендә кан банкы 38 литрга якын биоматериал белән тулыланды.

Беренче тапкыр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы иң яхшы участок терапевтларының һәм гомуми практика табибларының исемлеген тәкъдим итте. Иң яхшы терапевт-табибларының ТОП-500нә 19 Татарстан белгече керде, алар арасында Яр Чаллыдан 11 белгеч .

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне алдында Республика медицина профилактикасы үзәгенең һәм 16нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең белгечләре сукырлар өчен Республика махсуслаштырылган китапханәсендә күрү буенча инвалидлар өчен инсульт профилактикасына багышланган акция уздырдылар.

Ел саен 29 октябрьдә бөтен дөньяда Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне билгеләнә. Бу көн шушы авыруга каршы көршүдә актив хәрәкәтләргә чакыру максатында инсульт белән көрәшү буенча Бөтендөнья оешмасы белән игълан ителде.

Бүген 15.00 сәг. Яр Чаллының М. Җәлил исемендәге үзәк шәһәр китапханәсендә сөт бизе яман шешен дәвалауның иң яңа технологияләренә багышланган «Онкологик пациент мәктәбе» булачак. Чара Халыкара сөт бизе яман шешенә каршы көрәшү аена туры китерелгән.

Кичә кич 18 сәг.18мин. «Волга» М-7 ФАЮның 944 км-да ЮТҺ булды. Җиңел һәм йөк автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, шул санда 1 кеше ЮТҺ урынында ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче улде. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә Алабуга РҮХнә тапшырылды, бер зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә  Яр Чаллы шәһ. АМЯХнә тапшырылдылар.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

«Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә масштаблы коммуникацион кампания чикләрендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оештырылган ВИЧ-йогышка түләүсез аноним тикшерү буенча Бөтенроссия акциясе үз эшен дәвам итә. Атна эчендә үзләренең ВИЧ-статусын 826 Казанда яшәүче кеше белде.

26 октябрьдә 11:00 ИТ-паркның матбугат үзәгендә (Петербургская ур., 52) «Минем яраткан балалар табибым» халык интернет-премиясенең башлануына багышланган пресс-конференция узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International