ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

8 августтан башлап 14нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8040 чакыру үтәде.

Чакыруларның күбесе – 6153 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 159 инсульт һәм 41 инфаркт. Җәмәгать  урыннарына 1691 чакыру булды. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм табиблары 1180 тапкыр чыктылар, аларның 59 – ЮТҺнә, анда 58 кеше зыян күрде, аларның икесе үлде. Янгыннарга ашыгыч ярдәм хезмәте 21 тапкыр чыкты. Бала табуларга 108 чакыру керде.

Бүген Чирмешән районында медхезмәткәрләр «Солнечный (Кояшлы)» балалар лагерына килеп киттеләр. Тәмәке тарту һәм спорт туры киләләрме – шуның турында булачак спортчыларга табиб-статистик З.Миңлеголова сөйләде. Тәмәке тарту үсүне әкренәйтә, физик көчне, чыдамлыкны киметә, шулай ук хәрәкәтнең координациясен һәм тизлеген начарландыра. Энгәмә барышында шулай ук балалар белән сәламәт яшәү рәвешен саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.


12
август, 2016 ел
җомга

Агымдагы елның 7 ай эчендә республикада 2015 елның охшаш чорына караганда 1906 кешегә азрак үлде.

100 ятаклы медоешмада бала табу кабул итүен башларга 2016 елның сентябрендә инде планлаштыралар.

Казанга ярдәм күрсәтү өчен бу көннәрдә  масштаблы флешмоб уза. Бөтен теләүчеләр халык сайлауын хуплап оригиналь рәсемнәр ясый һәм социаль челтәрләрдә үз битләрендә хэштег #200казань белән чыгарып сала алалар.

Түбән Камада турыдан-туры трамвай вагонында үз сәламәтлегеңне тикшерергә мөмкин булды – узган елда җибәрелгән бу проект зур популярлыкны алды. Бүген дә трамвай вагонында пассажирларны кондукторлар түгел, ә Медицина профилактикасы үзәгенең һәм Түбән Кама районы үзәк күп профильле хастаханәсенең белгечләре көттеләр. Аларның  инициативасы буенча Түбән Камада шулай ук тәртипле рәвештә  «Үз сәламәтлегеңне тикшер» дигән  акцияләр уза. Бөтен чаралар «Синең сәламәтлегең, Түбән Кама» муниципаль программасы чикләрендә үткәреләләр.

Узган кич белән Зәй районында Зәй-Кама Аланнары автоюлының 15 км ЮТҺ булды. Җиңел  автомобильнең кюветка аударылу нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күрде, шул санда 2 кеше ашыгыч медицина ярдәме килгәнче ЮТҺ урынында һәлак булды. Бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Түбән Кама РҮКПХнә тапшырылды.


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

КБМҮдә  Ачык ишекләр көне ММЧ вәкилләре өчен узды. Кама балалар медицина үзәге масса-күләм мәгълүмат чаралары белән ачык мәгълүматый сәясәт алып бара. Матбугат белән үзара йогынты ясау дөрес мәгълүматны оператив җиткерү, ышаныч принципларында төзелә. Шулай, соңгы вакыт эчендә КБМҮ катнашуында урынлы ММЧ белән бөтен Чаллының медоешмалары арасында иң күп материаллар бастырылган.

Узган елда Татарстанда яман шешләр килеп чыгуының 15 мең очрагы беренче тапкыр ачыкланды. Сөт бизләренең яман шеше (12,7%), тиренең яман шеше (12,4%), юан эчәкнең (11,1%), үпкәләрнең (9,9%), мәни бизенең (9,3%) яман шешләре иң киң таралаганнар дип табылдылар. Ирләр арасында мәни бизенең яман шеше (18,8%) 2014 һәм 2015 елларда иң киң таралган дип табылды.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстанда 1500 артык терминаль бөер кимчелеге белән пациент программлы гемодиализда тора. Тормышка өмет биргән процедураны уздыру эшләүче кан тамырларына керүдән башка мөмкин түгел (шул кан тамырлары аша «Ясалма бөер» аппараты тоташтырыла). Ләкин кан тамырына керү чикләнгән – төрле өзлегүләр аның какшап торуына китерә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International